Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әстерханга Россиянең 30 төбәгеннән татарлар җыелачак

12 майда Әстерханда Бөтенроссия Cабан туе башлана. Анда Россиянең 30 төбәгеннән татарлар җыелачак. «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгына республиканың Мәдәният министрлыгы хәбәр иткәнчә, Татарстаннан 500гә якын мәдәният һәм сәнгать эшлеклесеннән торган делегация  шушы көннәрдә юлга кузгалачак. 12 май көнне Бөтенроссия Сабан туенда катнашучы делегация Әстерханның 74нче урта мәктәбенә җыелачак һәм шагыйрь һәйкәленә чәчәкләр салу өчен Тукай скверына юнәләчәк. Шушы ук көнне Әстерханның дәүләт опера һәм балет театрында Әстерхан һәм Татарстан сәнгать эшлеклеләре катнашында концерт һәм Татарстан Президенты исеменнән тантаналы кабул итү булачак. Театр фойесенда халык һөнәрләре күргәзмәсе оештырылачак һәм Газизә Сәмитованың (1862–1929) шигырь китаплары тәкъдим ителәчәк. 13 май иртән кунаклар Әстерхан дәүләт университеты скверында Муса Җәлилгә һәйкәл ачу тантанасында катнашачак. Сабантуй футбол клубының «Волгарь» үзәк стадионында узачак. Бәйрәм 10.15 сәгатьтә Татарстанның Түбән Кама райны һәм Әстерханның иҗат коллективлары чыгышы белән башланачак. Тантананы ачу 11.00 сәгатькә билгеләнгән. Стадион территориясендә милли уеннар, көрәш ярышлары, күңел ачу мәйданчыклары һәм сәүдә рәтләре оештырылакчак. Бәйрәм 16.00 сәгатьтә батырларны бүләкләү һәм киләсе елда федераль Сабантуй эстафетасын кабул итүче төбәккә «Тулпар ат» символын тапшыру белән төгәлләнәчәк.
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев