Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әстерханда татар милләте һәм мәдәнияте белән таныштыралар

Әстерханда татар милләтен һәм мәдәниятен өйрәнү курслары эшли башлаган. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына курсларны оештыручы Диана Рәхимова хәбәр итте. Аның сүзләренчә, әлеге белем бирү проекты “Этномикс” этномәдәни коммуникацияләр үзәге белән бергә тормышка ашырыла. “Бу татар телен түгел, ә татар милләте мәдәнияте, гореф-гадәтләрен өйрәтүгә юнәлдерелгән курслар. Беренче дәрескә 8 генә кеше килгән булса, проект хакында ишетеп, икенче дәрескә килүчеләр саны артты. Киләчәктә дәресләребезгә лектор-этнографларны, татар җырларын башкаручы танылган артистларны, тарихчыларны чакырырга ниятлибез”, – диде Диана Рәхимова. Аның сүзләренчә, Әстерханда уздырылган Федераль Сабан туеннан соң татар мәдәнияте һәм милләте белән танышырга теләүчеләр саны бермә-бер арткан. “Дәресләргә кызыксыну да, ихтыяҗ да бар”, – диде курсларны оештыручы агентлык хәбәрчесенә.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев