Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әстерханда "Татар кызы" бәйгесенә әзерләнәләр

Татар халкының чит өлкәләрдә урнашкан иң актив оешмаларның берсе - “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте. Оешманың эшчәнлеге, киләчәккә планнары белән Әстерхан өлкәсе Дәүләт Думасы Рәисенең беренче урынбасары, “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте җитәкчесе Әнвәр Алмаев һәм җәмгыятьнең яшьләр бүлеге лидеры Данил Хәлмуратов таныштырды.

“Бездә Г. Тукайны бик хөрмәт итәләр”

“Безгә тиздән утыз яшь тула. Әстерханда “Ялкын”, “Нур” ансамбльләре эшләп килә. “Идел” татар газетасы чыгуын дәвам итә. Татар китапханәсе эшли. Татар милләте өчен әһәмиятле даталарны да билгеләп үтәбез”, - ди Әнвәр Алмаев.

2013 елда Әстерхан шәһәрендә Г.Тукайга багышланган һәйкәл ачылган, халык ярдәме белән Г.Тукай мәйданы төзелгән, Әстерханның 74 нче номерлы мәктәбенә Габдулла Тукай исеме бирелгән. “Бу мәктәптә үткән ел 1нче, 2нче татар сыйныфлары ачылды. Әстерхан өлкәсендә татар теле  Г.Тукай исемен йөрткән 74 нче мәктәптә һәм бер авыл мәктәбендә генә предмет буларак укытыла, ә башка урыннарда факультатив буларак кына өйрәнелә”, - ди Әнвәр Алмаев.

“Әстерхан өлкәсендә яшәүчеләр Г.Тукай шәхесен бик хөрмәт итәләр. Быел бөек шагыйрь тууына 130 яшь тулу уңаеннан Тукай укулары үткәрдек. Балалар аның шигырьләрен укыды. Мин үзем дә укыдым. Әстерхан халкы Тукай шәхесен бик хөрмәт итә”, - дип сөйли Әнвәр Алмаев.

2016 елда Әстерхан шәһәрендә Иранга коры йөк ташучы су юлы транспортына Г.Тукай исемен бирәләр. Ул 2016 елның 1 нче мартында “ВТС-Порты”нда йөк төяүгә баса.

Шулай ук ел саен апрель аенда Әстерхан өлкәсендә “Татар моңы” бәйгесе оештырыла. Әлеге чара 80ләп катнашучыны үзенә җыя.

“Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте 1989 елда төзелә һәм ул вакытта җыелышларда нибары 10-15 кеше катнашса, хәзер исә 100-120 кеше җыела. “Бу әле иң активлары гына”, - дип аңлатты Әнвәр Алмаев. Шул ук вакытта “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте чаралары, нигездә, оешмадагы яшьләр тырышлыга белән уздырыла.

“Проектларда активлык күрсәткән яшьләрнең 10 проценты гына татар телендә иркен аралаша ала”

“Әстерхан өлкәсендә татар яшьләрен берләштергән аерым оешма юк, безнең эшчәнлек “Дуслык” татар милли-мәдәни җәмгыяте эчендә алып барыла", - ди татар яшьләре лидеры Данил Хәлмуратов.

“Әстерхан өлкәсендә татарлар өчен оештырылган барлык чаралар безнең аша үтә. Алдыбызда торган иң зур проект – “Татар кызы”, - ди ул.

Чара якынча октябрь ахыры, ноябрь башында үтәчәк. Катнашучыларны теркәү төгәлләнгән. Кайчан узачагы әлегә килештереп бетерелмәгән. Конкурста өч этап каралган. Беренчесе – кичке күлмәкләрдән чыгыш. Икенче этапта кызлар үзләре әзерләгән милли ризыкларны тәкъдим итәчәк. Өченче этапта алар милли киемнән иҗади номер күрсәтәчәк.

“Яңа елга кадәр бездә тагын бер чара үткәрергә уйлаган идек, әмма хәзергә бу проект белән мәшгуль булганга күрә, без анысын ашыкмыйча киләсе елга уздырырбыз дип торабыз. Чара “Ел татарлары” дип атала. Биредә милләт язмышына үз өлешен керткән шәхесләр бүләкләнәчәк. Бу чара безнең филормония бинасында булачак. Җиңүчеләр кызыл келәмнән атлап үтәчәк. Үзенчәлекле татар “Оскар”ы”, - дип аңлатты Данил Хәлмуратов.

“Татар кызы” чарасы декабрьнең икенче яртысында үтәргә тиеш. “Бу елны без бер, әмма сыйфатлы чара үткәрергә булдык, чөнки “Татар кызы”да, “Ел татарлары”да бик дәрәҗәле. Алар матди яктан да, кеше ресурслары ягыннан да зур чыгымнар таләп итә".

Проектларда активлык күрсәткән яшьләрнең, кызганычка каршы, нибары 10 проценты гына татар телендә иркен аралаша ала дип белдерә җитәкче, әмма яшьләр арасында татар теленә дистанцион рәвештә өйрәтә торган “Ана теле” программасыннан белем алучылар һәм татар телен өйрәтү курсларына йөрүчеләр бар. “Хәзерге вакытта без татар телен өйрәтү курсларына төркем җыю белән мәшгуль”, - дип аңлатты Данил Хәлмуратов.

“Без башка халыклар белән тату яшәргә тырышабыз”

Үткәрелгән чараларның соңгысы мәктәп яшендәге балалар өчен "Мин - лидер” проекты. Биредә балалар үзләре өчен әһәмиятле темаларга проектлар тәкъдим итәләр. “Бу проект телдән бигрәк лидерлык сыйфатларын үстерергә юнәлтелде. Татар балаларына проект әзерләгәндә аның төзелеше, финанслар җәлеп итү үзенчәлекләре турында аңлатабыз”, - дип сөйли Данил Хәлмуратов.

“Әстерханда төрле милләтле халыклары яши. Шуңа күрә проектларның күпчелеге мәдәниятара мөнәсәбәтләрне яктыртты. Проектлар һәрбер халык өчен яраклы итеп эшләнелгән иде”, - дип сөйли Данил Хәлмуратов.

Чарада узган квестлар арасында бик кызыклы тәкъдимнәр яңгырый. Мәсәлән, бер телдә сөйләшкән кешеләргә геолокация буенча бер-береңне табарга мөмкинлек бирүче программа булдыру. “Гаджетына бу программа урнаштырылган кешеләрне программа автомат рәвештә табып бирә. Табышкач, алар бер-берсе белән күрешеп туган телләрендә иркен аралаша ала. Әйткәнемчә, бездә төрле милләтле халыклар күп һәм бу сылтама татар телен генә истә тотып уйлап табылмаган”, - дип искәртте Данил Хәлмуратов.

Бу чараны янәдән үткәрү теләге бар, проблема бары яңа катнашучыларны табуда гына. “Нигездә безгә кешеләр башка проектлар аша килә. Шулай алар бер-берсенә сөйләп, без яңа теләк белдерүчеләргә чыгабыз, брошюралар таратабыз, социаль челтәргә яңалыклар куябыз”, - дип аңлатты ул.

(Фотода: "Татар кызы 2016" конкурсында катнашучыларның танышу кичәсе)

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев