Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әстерханда иң матур һәм иң талантлы татар кызларын ачыкладылар (фото)

Беренче тапкыр үткәрелгән “Яратаминка” дип аталган иҗади бәйгедә Әстерхан өлкәсендә яшәүче 7-12 яшьлек татар кызлары катнашты, дип хәбәр итә Әстерхан өлкәсенең татар мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясе матбугат сәркатибе Рамилә Абдулаева. Әлеге Ассоциация тарафыннан оештырылган гүзәллек һәм талант бәйгесенең сайлап алу туры апрель аенда ук булган иде. “Шушы вакыт эчендә 11 кыз бала әти-әниләре белән бергә кызыклы программада катнашты. Сәхнә сөйләме, татар теле дәресләре, милли киемнәр тегү, бию, милли аш-су остаханәләре, фотосессия уздырылды. Балалар белән психологлар эшләде, – дип сөйли Рамилә Абдулаева. – Безнең Ассоциациянең яшьләр бүлеге җитәкчесе Галина Милова татар кызлары арасында иҗади бәйге оештыру идеясе белән күптәннән яна иде. Бүген Россиядә федераль дәрәҗәдә үткәрелә торган “Татар кызы” бәйгесе проектын да беренче булып ул тәкъдим иткән иде. Ниһаять, бу проектны Әстерханда балалар арасында тормышка ашыруга иреште. Хәзер “Яратаминка”ны федераль дәрәҗәдә дә уздыру планлаштырыла”. Әстерхан өлкәсенең кечкенә татар кызлары катнашындагы тәүге бәйгенең финалы шәһәрнең Яшь тамашачы театры сәхнәсендә булды. Финалда берничә сынау көтте: кызлар үзләре белән таныштырырга, милли киемнәрдән чыгыш ясарга һәм татар биюен башкарырга тиеш иде. Программаның тагын бер үзенчәлеге – балалар сәхнәгә әти-әниләре белән дә чыкты. Һәр гаилә бертөрле итеп тегелгән, татар милли бизәкләре белән бизәлгән күлмәкләр кигән иде. Жюри жиңүчеләрне ике яшь категориясендә билгеләде. 10-12 яшьлекләр арасында – Лилия Абтиева, 7-9 яшьлекләр арасында Сафия Ибраһимова җиңү яулады. Аларга такыя кидерделәр һәм алтын бизәнү-ясану әйберләре бүләк иттеләр. Башка кызлар да төрле номинацияләрдә бүләкләнде. Химаячеләр иҗади мастер-классларга сертификатлар, уенчыклар, профильле үзәкләрдә укуга ташламалар, ял көне турлары, зоопаркларга билетлар һәм башка бик күп күчтәнәч әзерләгән иде.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев