Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әстерханда Федераль Сабан туен оештыруга әзерлек башланган

Әстерханда 2017 елда Федераль Сабан туен оештыруга әзерлек уңаеннан киңәшмә узды. Бу хакта “Астрахань-24” телеканалы хәбәр итә.

Утырышта Әстерхан өлкәсе Хөкүмәте рәисе Константин Маркелов, өлкәнең “Дуслык” татар мәдәни җәгыяте рәисе Әнвәр Алмаев, Бөтендөнья татар конгрессы Башкарма комитеты рәисе Ринат Закиров катнашты.
Федераль Сабан туен 12-13 майда уздыру планлаштырыла. Ул көннәрдә опера һәм балет театрында Татарстан сәнгатькәрләренең зур концертын оештыру көтелә. Татар көрәшендә абсолют батырга машина бүләк ителәчәге дә билгеле булды. Тагын бер җиңел машина ат ярышларында беренче килүчегә әзерләнә.
“Без Бөтенроссия Сабан туен өлкәдә икенче тапкыр кабул итәбез. Татарстанның оештыру эшләрендә ярдәм итүе сөендерә. Без дә бөтен эштә ярдәм итәчәкбез. Гыйнварда әле тагын да төгәлрәк сөйләшергә җыелачакбыз”, - дип белдерде киңәшмәдә Константин Маркелов.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев