Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әстерхан өлкәсе татарлары гүзәллек һәм талант бәйгесен игълан иткән

Әстерхан өлкәсе татарлары кече яшьтәге татар кызлары арасында “Яратаминка–2017” гүзәллек һәм талант бәйгесен игълан итте. Әстерхан өлкәсенең Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясе матбугат сәркатибе Рамилә Абдулаева сүзләренчә, әстерханлылар әлеге бәйге, “Татар кызы” бәйгесе кебек үк, киләчәктә Россия күләмендә үткәрелә башлар, дип өметләнә. "Халыкара дәрәҗәгә чыккан “Татар кызы” бәйгесен Чиләбе өлкәсе танытты, ләкин андый бәйге уздыру идеясен беренче булып без моннан 7 ел элек, Казанга Бөтендөнья татар яшьләре форумына килгәч яңгыраткан идек. Кызганыч, аңа патент алмаганбыз. Шулай да Әстерхан өлкәсе Татар мәдәниятен саклау һәм үстерү ассоциациясенең яшьләр бүлеге җитәкчесе Галина Милова бу иҗади проектны онытмады. Нәтиҗәдә, быел без беренче тапкыр 8-12 яшьлек татар кызлары арасында “Яратаминка” бәйгесен үткәрергә алындык. Ул өлкәбездә ел саен үткәрелер һәм киләчәктә федераль дәрәҗәгә күтәрелер, дип ышанабыз”, – дип, фикерләре белән уртаклашты Рамилә Абдулаева. “Яратаминка” бәйгесе финалында катнашырга 11 татар кызы сайлап алынган. Хәзер һәр атнаның ял көннәрендә алар милли тематикага багышланган төрле иҗади дәресләр һәм сынаулар үтә. Кызларны татар телендә матур сөйләшергә өйрәтәләр, татар мәдәнияте, сәнгате белән таныштыралар, милли күлмәкләр тегәләр, музыкаль чыгышлар әзерлиләр. Финал 10 июньдә Әстерхан шәһәренең иң матур залларының берсендә оештырылыр, дип вәгъдә ителә. “Татарстаннан читтә яшәүче татар балаларына ана телендә аралашу, татар мәдәнияте мохитен тудыру кыенрак. Безнең Әстерхан өлкәсендә генә дә 100дән артык милләт вәкиле яши. Шуңа күрә иҗади бәйгеләр аша татар балаларын милли традицияләргә, мәдәнияткә якынайту мөмкинлеге бар. Мондый иҗади проектларда балалар да, әти-әниләр дә теләп, кызыксынып катнаша”, – ди Рамилә Абдулаева.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев