Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эшмәкәрләр Ижауны яулый

6-11 сентябрьдә Татарстан эшмәкәрләре үз продукциясен Ижау шәһәрендә тәкъдим итәчәк. «#АЛГА ТАТАРСТАН» клубына республика эшмәкәрләре кушыла бара. Ижау шәһәрен яуларга бизнес вәкилләре яңа составта бара.
Чит төбәкләрдә шундый ярминкәләрнең беренчесе 21-27 июньдә Самара өлкәсенең Тольятти шәһәрендә булды. Әйтергә кирәк, күрше төбәктә яшәүчеләребез республика продукциясен бик яратып алган. Ә чәк-чәк, казылык кебек милли ризыкларыбызны чират торып алганнар, хәтта. Шуңа да мондый уңышлы тәҗрибәдә чаллылар туктап калырга җыенмый. Әлбәттә, күчмә ярминкәләр Татарстан эшмәкәрләренең үз казаннарында гына кайнап ятмавы, ә башка төбәкләрдәге сатып алучылар белән дә күзгә-күз аралашуы өчен кирәк. Ярминкә дәвамында Удмуртия бизнес вәкилләре белән түгәрәк өстәлләр оештырылачак. Мондый очрашулар күрше төбәктәге хезмәттәшлек элемтәләрен киңәйтүдә ярдәм итми калмас. Ижау шәһәрендә үтәчәк ярминкәдә катнашыр өчен 31 августка кадәр гариза бирү сорала. Республикабыз эшмәкәрләре үз продукцияләрен ташламалы шартларда сата алачак. Күчмә ярминкәләр ярдәмендә җирле продукциябезне сату өчен бөтен Россия буйлап яңа канал булдырыла. Исегезгә төшерәбез, «#АЛГА ТАТАРСТАН» проекты Яр Чаллы шәһәренең һәм “Кама аръягы төбәгенең Сәүдә-сәнәгать палатасы” тарафыннан Татарстан продукциясен үстерү, Россия Федерациясе төбәкләре, Берләшкән дәүләтләр берлегендә таныту максатыннан булдырылды. Интертат.ру

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев