Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Россиядә эшче хезмәте тиешле бәяләнми һәм кадрларның квалификациясенә туры килми

Бу турыда Сочида үткән Россия инвестиция форумының хезмәт җитештерүчәнлеген үстерү мәсьәләләренә багышланган секциясендә Россия Федерациясе Хөкүмәтенең вице-премьеры Ольга Голодец җиткергән. Бу хакта "ТАСС" хәбәр итә. "Бүген хезмәт җитештерүчәнлеге үсешендә төп тоткарлык ─ ул Россия икътисадына инвестицияләрнең кимүе һәм эшмәкәрләргә техник кораллауландыруны яңартуга этәргеч көч булмау. Моңа хезмәтнең бәясе түбән булу стимул бирә. Ул эшчеләребезнең квалификациясе дәрәҗәсенә туры килми",─ дип саный Голодец. "Искә төшереп үтәм, бүген Россиядә минималь хезмәт хакы дәрәҗәсендә 4,9 млн. кеше эшли. Һәм минималь хезмәт хакы Россиядә, кызганычка каршы, яшәү минимумыннан кимрәк. Аны яшәү минимумына, көндәшлеккә сәләтле дәрәҗәгә җиткерү җитештерүгә дә, икътисадка да, кешеләргә дә отышлы булачак,─ дип өстәгән вице-премьер. Ул Россия хезмәт базарында вакансияләрнең җитмәве күзәтелмәвен искәрткән. “Хәтта бүген дә 1 миллионга кадәр вакансия бар, һәм 2012 елдан бирле вакансияләр саны бездә бер дә кимемәде,─ дип белдергән Голодец. Бизнеста озак вакытлы инвестицияләр ясауга мотивация булмау, Россия Федерациясендә икътисад һәм профессиональ кадрларның үсүен тоткарлый, дип саный Голодец. «Мәсьәлә кадрлар булмауда түгел, ә бизнес һәм икътисадның озак вакытлы акча салу һәм озак вакытлы инвестицияләр ясарга теләге юклыгында. Безнең бар эшчәнлегебез бүген икътисадка акча салуда этәргеч көче юклыгын күрсәтә”, ─ дип белдергән Голодец.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев