Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруны дәвам иттерергә кирәк" - Татарстан Президенты

Укучының киләчәктә нинди юнәлеш буенча китәчәге 8 нче сыйныфтан төгәл билгеле булырга тиеш. Бу хакта Татарстан Президенты Рөстәм Миңнеханов ТР Министрлар Кабинеты карамагындагы Икътисади совет утырышында әйтелгән чыгышында белдерде. Утырышта Татарстан Премьер-министры Илдар Халиков, республиканың министрлык һәм ведомство җитәкчеләре катнаша.

Рөстәм Миңнеханов һөнәри ориентациянең әһәмиятен ассызыклап, 8 нче сыйныф укучысына алга таба кайда яхшырак булачагы турында күзаллау булырга тиешлеген белдерде. “Бу мәсьәләләрдә теләктәшлек күрсәтергә тиешбез. Балага дөрес юнәлешне сайларга булышырга кирәк. Шунда укырсың, дип кенә булмый. Укучының мөмкинлекләрен, сәләтен ачарга ярдәм итәргә кирәк. Ул үзенә туры килгән һөнәрне үзләштерергә тиеш”, - диде Президент.

Рөстәм Миңнеханов, шулай ук, уку йортлары педагогларының квалификацияләрен республика предприятиеләрендә күтәрергә кирәклеген әйтте. Республика башлыгы чыгышында югары һәм махсус урта һөнәри уку йортларының чыгарылыш белгечләре арасында төрле һөнәрләр буенча тәңгәлсезлек проблемасын да билгеләп үтте. “Безгә эшче һәм инженерлык һөнәрләрен популярлаштыруны дәвам иттерергә кирәк”, - диде Президент.

Республика башлыгы эш бирүче оешмаларны белем бирү программаларын эшләүгә, уку йортлары белән шефлык элемтәләрен булдыру эшендә активрак булырга өндәде. Рөстәм Миңнеханов яшь белгечләрнең республикадан читкә китүе, аларны республикада тотып калу мәсьәләсенә дә тукталды.

Утырышта Татарстанның хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова чыгыш ясады. Бу мәсьәлә буенча, шулай ук, Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов, Татарстанның төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалык министры Ирек Фәйзуллин, Татарстан вице-премьеры - мәгълүматлаштыру һәм элемтә министры Роман Шәйхетдинов һәм башкаларның чыгышы көтелә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев