Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эш бит тел белән генә бетми...

Казан федераль университетының «Tataristica» үзәгендә «Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» дигән темага фикер алышу булып узган иде. Бу очрашуда Казан федераль университетын (элеккеге Казан дәүләт университеты), Татар дәүләт гуманитар-педагогика университетын, Татар дәүләт гуманитар институтының татар филологиясе факультетларын төрле елларда тәмамлаучылар катнашты.
«Татар филологиясе: ихтыяҗ һәм мөмкинлекләр» темасын колачлаган дискуссиянең исеменә муафыйк рәвештә, филологиянең көнүзәк мәсьәләләре күтәрелергә тиеш иде кебек. Күңел шуны теләгән иде үзе. Ә биредә, төрле еллардагы шәкертләрнең очрашу-күрешү шатлыгыннан биһуш булып йөргәненә генә шаһит булдык. Кайбер белгечләр «татфак татар журналистикасы өчен дә белгечләр әзерли, алар культураны, әдәбият һәм телне яхшы белә, ә журналистика факультетыннан килүчеләр телне зәгыйфьрәк өйрәнә, шуннан интегәбез», - дип әйтте.
Мин бу фикер белән килешә алмыйм! Татфак тәмамлап та, укытырга барасы килмичә, ничек булса да берәр газет йә редакциягә елышырга теләгән дистәләгән филологларны беләбез. Күбесенең язганы, берничә дистә ел үтсә дә,  мәктәп укучысы иншасы дәрәҗәсендә. Алар редакция эшен оештыру буенча да, контент-анализ, интервью осталыгы буенча да хәбәрсез, кайсы жанрның ничек эшләнүе хакында әйтеп тә тормыйк.
Эш бит тел белән генә бетми әле. Махсуслашу дигән нәрсә бар! Хикмәт шунда: стилистиканы, адресатка карап сөйләм оештыруны, әдәби редакцияләү һәм тәрҗемә итү осталыгын бөтен тирәнлеге белән гомер бакый журналистика бүлегендә укыттылар. Илдар абый Низамов, Васил абый Гарифуллин, Мөнҗия апа Мәрдиева шул эшнең осталары иде. Алар җаннарын ярып бирердәй булып ана телебезнең аһәңен, гүзәллеген, байлыгын, гамәлиятен төшендерделәр. Элегрәк елларда булачак журналистларга да Сәгадәт Ибраһимов, Флера Сафиуллина, Илида Бәширова кебек остазлар тел дәресләрен укытты. Боларда белем алган кеше начар яза алмый инде, җәмәгать! Менә бу атаклы затлар аудиторияләрне калдырып киткәч, бәлки, тел укыту мәсьәләләре, чыннан да, зәгыйфьләнгәндер…
Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев