Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эш бирүчеләрнең мәҗбүри медицина иминияте фондына түләүләре арта

Россия Хөкүмәте эш бирүчеләргә 2019 елдан мәҗбүри медицина иминияте фондына түләнә торган акчаны 5,1 проценттан 5,9 процентка кадәр арттыру турында карар кабул иткән. Бу хакта дүрт федераль түрәгә сылтама белән «Ведомости» хәбәр итә. Әлеге чара медицина хезмәткәрләренә хезмәт хакын күтәрү турында Россия Президентының май указларын үтәгәннән соң фонд бюджетын көйләү өчен зарур – кертемнәрне арттыру 182 миллиард сумнан 190 миллиард сумга кадәр өстәмә акча китерәчәк дип өметләнә алар.

Искәртеп үтик: май указлары буенча, 2017 елда табибларның хезмәт хакы төбәктәге уртача хезмәт хаклары 180 процентка артырга, урта һәм кече персоналныкы – 90 һәм 80 процентка, ә 2018 елда – 200, 100 һәм 100 процентка күтәрелергә. Әмма әлеге шартларны үтәр өчен акча җитми.

Элегрәк мәҗбүри медицина иминияте бюджетына 2017-2019 елларда табибларга хезмәт хакы түләү өчен 0,5 триллион сум җитми дип хәбәр ителгән иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев