Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эш белгән югалып калмас

Бүген һәркем булачак һөнәрен  үз теләкләрен һәм сәләтләрен генә исәпкә алып түгел, ә хезмәт базарындагы вәзгыятьне, ихтыяҗларны күзаллап сайларга тырыша. Хәзерге вакытта барыннан да бигрәк эшче белгечлекләрен үзләштергәннәр таләп ителә. Төзелеш, транспорт, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү тармакларында эшче кулларга ихтыяҗ бик зур. Югары белемлеләр арасыннан исә табиб, инженер, педагог һөнәрләре популяр.

ҺӨНӘРНЕ КИЛӘЧӘККӘ КАРАП САЙЛА

Әмма хәзерге вакытта сорау зур булган һөнәрләр инде берничә елдан актуальлеген югалтырга мөмкин. 2016-2020 елларда иң перспективалы белгечләр буларак түбәндәгеләрне атыйлар: - Мәгълүмати технологияләр юнәлеше белгечләре. Бу аңлашыла да, IT өлкәсе тормышыбызның барлык тармакларына үтеп керде. - Инженерлар. Зур предприятиеләр инде бүген үк әлеге һөнәр ияләренә зур ихтыяҗ кичерә. Әле бу катлаулы икътисади шартларда. Әмма кризис кайчан да булса бетәчәк. Шуңа да инженерлык белгечлекләре алучыларга сорау югары булачак. - Маркетологлар. Икътисади билгесезлек һәм тотрыксызлык, җитештерү һәм сатып алу базарларының түбәнгә тәгәрәве компанияләрне үз хезмәтләрен һәм товарларын дөрес итеп тәкъдим итү юлларын эзләргә мәҗбүр итә. - Чит телләр белгечләре.  Телләр белү бүгенге көндә бөтен хезмәт ияләренә комачауламас. Төрле илләр белән багланышлар үстерелгән заманда әлеге юнәлештәге белгечләр бик тә кирәкле.
Бүгенге көндә хатын-кыз һәм ир-ат һөнәрләре дигән төшенчәләр юыла барса да, гүзәл затлар гына башкарып чыга ала торган белгечлекләр әле дә бар. Мондый һөнәр ияләренә коммуникативлык, психологик тотрыклылык, стрессларга бирешмәүчәнлек сыйфатлары таләп ителә. Белгәнебезчә, нәкъ менә гүзәл зат күп очракта бу сыйфатларга ия. 2020 елда да популярлык югалтмаячак хатын-кыз һөнәрләре арасында медицина хезмәткәрләре, кадрлар белгечләре, психологлар, сәүдә һәм хезмәт күрсәтү өлкәсе хезмәткәрләре, педагоглар кебек төрләр бар.

ЭШ БЕЛГӘН ЮГАЛЫП КАЛМАС

Югары белем алып, иң мөһиме дипломлы булырга, дип омтылган заманннар артта калып бара. Эшче һөнәрләренең абруен үстерү юнәлешендә алып барылган эш үз нәтиҗәләрен бирә: һөнәри лицей һәм техникумнарда белем алучылар арта. Алдагы елларда иң ихтыяҗлы булачак һөнәрләр арасында: - төзелеш тармагы белән бәйле барлык белгечлекләр; - электрик һәм электромонтерлар; - монтажниклар; - сәнәгатьнең нефть, химия, азык-төлек һәм эшкәртү тармаклары өчен технологлар; - сәнәгать җиһазлары операторы. Татарстанстат мәгълүматлары буенча, 2016 елның июль-сентябрендә хезмәткә яраклылык яшендәге кешеләрнең 3,8 проценты, эшсез була торып, актив рәвештә эш эзләү белән мәшгуль булган. Татарстанда гомуми эшсезлек дәрәҗәсе исә Россия һәм Идел буе федераль округындагы уртача күрсәткечләргә караганда түбәнрәк – 4,6 процент (Россиядә 5,6 процент). Татарстан Хезмәт, эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова китергән саннар буенча, хәзерге вакытта мәшгульлек үзәкләрендә 14 меңнән артыграк кеше исәптә тора. Шул ук вакытта һәрбер эшсезгә 2-3 эш урыны туры килә. Шул ук вакытта мәшгульлек үзәкләрендә тәкъдим ителгән 35 мең вакансия буенча тәкъдим ителгән уртача хезмәт хакы – 19 мең сум. Агымдагы елның гыйнвар-август айларында иң зур хезмәт хакы: файдалы казылмалар табу – 51335 сум; финанс эшчәнлек – 42332 сум; электр энергиясе, газ һәм су эшләп чыгару һәм бүлү – 38003 сум; башка төрле коммуналь һәм социаль хезмәтләр – 36782 сум. Эльмира Зарипова сүзләренчә, бүгенге көндә эшче һөнәрләре – иң ихтыяҗлылары. Барыннан да бигрәк арматурчы, бетончы, штукатур, төрле техника йөртүчеләргә эш эзләп азапланасы юк.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев