Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әсгать Сәфәров волейболчы Мария Бородакованы медаль белән бүләкләде

Бүген Казан Кремлендә Татарстан Республикасы Президенты аппараты җитәкчесе, “Динамо” физкультура-спорт җәмгыяте иҗтимагый-дәүләт оешмасы советы рәисе Әсгать Сәфәров волейболчы Мария Бородаковага “Татарстан Республикасы алдындагы казанышлары өчен” орден медален һәм “Татарстан Республикасы “Динамо” оешмасының 90 еллыгы” юбилей медален тапшырды. Бу хакта республика Президенты матбугат хезмәте хәбәр итә.

Чарада шулай ук Татарстан яшьләр эшләре һәм спорт министрының беренче урынбасары Хәлил Шәйхетдинов, Татарстан Волейбол федерациясе башкаручы директоры Мансур Кәримов, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасы директоры Сергей Чернышов, “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол командасының баш тренеры Ришат Гыйлаҗетдинов катнашты.

Искәртеп узыйк, быел язын Россия спортчысы “Динамо-Казан” волейбол командасыннан китүе һәм уен карьерасын тәмамлавы турында хәбәр итте.

Әсгать Сәфәров Мария Бородаковага Россия һәм Татарстан спорты үсешенә керткән өлеше өчен рәхмәтен җиткерде. “Бүген волейбол республикада яраткан спорт төрләренең берсе булып тора, һәм аны үз итүче кешеләр саны да арта, монда, билгеле, сезнең өлешегез дә зур”, - дип белдерде ул.

Мария Бородакова 1986 нчы елның 8 мартында Түбән Новгородта дөньяга килгән. Илкүләм җыелма әгъзасы (2005-2013 нче елларда), ике тапкыр дөнья чемпионкасы (2006, 2010 нчы еллар), ике тапкыр Европа чемпионатлары призеры (2005, 2007 нче еллар), 8 мәртәбә Россия чемпионкасы.

2008 нче елда Пекинда һәм 2012 нче елда Лондонда Олимпия уеннарында катнашкан. 2013 нче елда Казанда XXVII Бөтендөнья җәйге универсиада җиңүчесе. “Динамо-Казан” хатын-кызлар волейбол клубы өчен камап алучы (блокирующий) ролендә чыгыш ясаган һәм 2010 нчы елның июленнән 2016 нчы елның апреленә кадәр команданың капитаны булган.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев