"Эрмитаж-Казан" үзәгендә тәкъдим ителгән "Ибн Фадлан сәяхәте" күргәзмәсе тәмамланды

19 февраль - 19 сентябрь аралыгында “Эрмитаж-Казан” үзәгендә тәкъдим ителгән “Ибн Фадлан сәяхәте” күргәзмәсе тәмамлану уңаеннан түгәрәк өстәлдә әңгәмә узды. Ул Ибн Фадлан, аның чоры һәм археологик коллекцияләр темасына багышланган иде. “Дәүләт Эрмитажы” фәнни хезмәткәре Вячеслав Кулешов Ибн Фадлан турындагы кызыклы мәгълүматларны җиткерде.

“Тарихка кемнәр кереп кала?”

“Тарихка кемнәр кереп кала? Канлы тираннар, халык җәлладары, деспотлар, үзгәртеп коручылар, илбасарлар. Ә кечкенә кешеләр кайда? Тарихның сакланып калуына бурычлы кешеләр кем? Бу тарихчылар, елъязмачылар, сәяхәтчеләр. Ибн Фадлан кечкенә кеше булган һәм аның язмаларыннан башка шундый ук кечкенә кешеләр гасырлар аша күз алдыбызга торып баса. Хезмәттә алар турында хәтер, аларның гамәлләре гаҗәеп текст белән тапшырылган”, - дип сүзен башлады “Дәүләт Эрмитажы” фәнни хезмәткәре Вячеслав Кулешов.

Аның әйтүенчә, китапның текстында булган мәгълүматлардан кала, Ибн Фадлан турында берни дә мәгълүм түгел. Ул IX гасырның соңгы унъеллыгында Гыйракның “йөрәге” булган Багдадта туган. Милләте буенча ул гарәп булмый. Сарайга, хакимияткә бәйле йомышларны башкаручы була. “Унынчы гасырның бер һәйкәлендә Фадлан ат-Табиб (табиб Фалан) исемен очратырга мөмкин. Мин үзем бу кеше аның әтисе дип уйлыйм, әмма Фадлан исеме бу чорда киң таралмаган булудан башка бу теория берни белән дә расланмаган. Бәлки ул сирияле, бәлки фарсы булгандыр. Шунысын искәртергә кирәк, сириялеләр ул чорда булдыклы табиблар буларак танылган була. Шуңа күрә Ибн Фадланның сирияле булу ихтималы зур”, - ди Вячеслав Кулешов.

Ибн Фадланның кулъязмасы.

“Әкиятләр нигезе тарихи факт булырга мөмкин”

Вячеслав Кулешов әйтүенчә, Ибн Фадлан йөкләнгән бик күп вазифалардан кала, ул Идел буе Болгары дәүләтенә дарулар тапшыруга да җаваплы булган. Бу Алмыш ханның хәлифкә язган хатыннан аңлашыла.

Бу факт бик әһәмиятле. Чит илдән килгән илчеләр ярдәме белән хан кызларының могҗизалы терелүе татар халык әкиятләрендә сакланып калган.

Әкиятләрдәге бу элемент тарихи нигезгә ияләнгән булырга мөмкин, диде Вячеслав Кулешов.

"Ибн Фадланга 40 яшь тирәсе булган"

“Әхмәд Ибн Фадланга ничә яшь булуы билгеле түгел, әмма, әңгәмәләрдән күренгәнчә, алар Алмыш хан белән бер яшьтәге кешеләр кебек аралашалар. Алмышка ул вакытта 50 яшь тирәсе була. Шуңа күрә Болгарга килгән вакытта Ибн Фадланга 40 яшьтән дә ким булмый дип фаразларга кирәк”, - дип саный Вячеслав Кулешов.

Алмыш (895-925) - Идел буе Болгары ханы.

"Ибн Фадлан кире Багдадка кайтмаган"

Ибн Фадлан кире Багдадка кайтуы турында да бернинди мәгълүмат юк. “Минемчә, ул кире кайтмагандыр, чөнки шул ук юл белән кайтса, ул Бохара аша үтми калмас иде. Аның язмалары сакланып калу үзе бер могҗиза. Тарих кечкенә очраклы вакыйгалардан төзелә һәм хәзер бу хезмәт булмаса, Идел буе Болгарының Х гасырның беренче яртысы тарихы турында берни дә билгеле булмас иде”, - ди Вячеслав Кулешов.

“Элемтәләргә ачык заман: Кытай касәсе, Багдад тегүчесе һәм Синд хәрбие”

Аның әйтүенчә, Ибн Фадлан яшәгән чор Ислам империясенең күтәрелеше, яңа дәүләтләрнең төзелә башлау, элемтәләргә бай, ачык чорга тору килә. Бу вакытта барлык күренешләрне дә кискен кабул итү күзгә ташлана. Ибн Фадлан китабында шуңа бәйле берничә дәлил дә табырга мөмкин.

“Мәсәлән, Алмыш ханның Кытайда җитештерелгән мөгезборын мөгезеннән касәсе була. Бу касәләр турында Япон, Кытай чыганакларыннан беләбез, әмма Ибн Фадлан аны Идел буе Болгары дәүләтендә документлый һәм тасвирлый. Шулай ук Болгарда Багдадтан килгән өста тегүче булган. Тагын бер үзенчәлекле факт итеп Ибн Фадлан сурәтләгән бер мескен синдхиялене (хәзерге Пакьстанның 4 провинциясенең берсе – Синдтан) асу вакыйгасын китерергә була. Ул Идел буе Болгарына хәрби хезмәткә килә. Артык сәләтле булып чыгу сәбәпле, аны Тәңрегә корбан итеп китерәләр. Күз алдыгызга китерегез - Һиндстан кайда да, Идел буе Болгары кайда”, - ди Вячеслав Кулешов.

“Дин рөхсәт иткән чыганаклардан алынган акча бәхет китерә”

“Билгеле булганча, Алмыш хан хәлифкә ныгытма төзү өчен акча сорап мөрәҗәгать итә, әмма илчеләр белән хәлифтән бернинди матди ярдәм дә килми. Идел буе Болгары дәүләтенең икътисади үсешен күреп, Ибн Фадлан язмаларында болай дип яза. “Бервакыт мин ханнан сорадым: "Илең синең киң, акчаларың күп, керемең ишле. Ник өчен син хәлифтән ныгытма төзү өчен акча сорадың?” Алмыш хан җавап бирә: “Мин дин рөхсәт иткән чыганаклардан алынган акча бәхет китерә, дип уйладым. Шуңа күрә мин аңа мөрәҗәгать иттем. Ныгытманы үз ачкама төзергә теләсәм, бу миңа бернинди авырлык та тудырмас иде”, - ди”, - дип аңлатты Казан дәүләт мәдәният һәм сәнгать университеты проректоры, профессор, тарихчы Рафаэль Вәлиев.

Тарихчы әйтүенә караганда, Ибн Фадлан Идел буе Болгарында көмеш акчалар урынына күн тире генә. “Әмма табылган экспонатлар арасында Идел буе Болгарында сасанид, хәрәзм, куфи тәңкәләре очрый. Ахыргысы Идел буе Болгарының дөнья мөселман цивилизациясендә алып торган урынын ассызыклый. Америка нумизматлары төньяк, көнбатыш, көнчыгыш Европа территориясенә Урта Азиядән (Саманид дәүләте) 125 миллион көмеш ислам дирхем килгән дип санап чыгара. 900-910 елларда ул 29 миллион дирхем, 910-930 48 миллион дирхем туры килә. 900-940 елларда Саманид дәүләте сәүдәсе иң югары ноктасына күтәрелә. Моннан тыш биредә Хәзәр дәүләте дә була. Шуның аркылы мөселман цивилизациясенең актив үтеп керүенең сәбәбе була. Акча күрсәткече илнең үсеше турында сөйли”, - ди ул.

“Күргәзмә Ибн Фадлан сәяхәтенә фәнни кызысыну уяткан”

Күргәзмәгә чыгарылган китап авторы Вячеслав Кулешов фикеренчә, хәзерге вакытта Ибн Фадланның хезмәте яхшы өйрәнелгән өлкә булып санала, ләкин Андрей Ковалевскийның соңгы тәрҗемәсеннән соң Россия фәнендә бернинди алгарыш та күзәтелми башлый. Анлрей Ковалевский хезмәте үзенең сыйфаты, күләме белән фәнне “гипнозлады”, ә дөнья фәне бу вакытта алга бара һәм без дә калышмаска тиеш, ди ул.

Хезмәтнең 20 телгә тәрҗемәсе бар. Үткән ел хезмәтнең инглиз телендә Джеймс Монтгомери китабы чыккан. “Бу теманы өйрәнү дәвам итәчәк тә, чөнки киләсе елда Татарстанда зур бәйрәм. Болгар дәүләтенең исламны кабул итүнең юбилее булачак һәм Ибн Фадлан шушы чараның үзәгендә булчак”, - дип саный Вячеслав Кулешов.

 Халыкара түгәрәк өстәл барышында Ибн Фадлан, аның яшәгән чоры һәм археологик коллекцияләргә багышланган докладлардан җыелган материаллардан фәнни хезмәт чыгачак, дип белдерде Зилә Вәлиева.

“Безнең түгәрәк өстәлләр барышында киләсе күргәзмәнең идеяләре туа”

“Кызганычка каршы, һәрбер күргәзмә кайчан да булса ахырына якынлаша. Бер яктан бу проект чынга ашу безнең өчен зур бәхет. Икенче яктан, аның тәмамлануы бик кызганыч. Безнең халыкара түгәрәк өстәлдә җыелуның сәбәбе, Ибн Фадлан сәяхәтен фәнни өйрәнүне дәвам итү. Бу фәнни хезмәттәшлек проекты”, - диде Казан Кирмәне дәүләт тарихи-архитектура һәм сәнгать музей-тыюлыгы директоры Зилә Вәлиева.

Ул үзенең зур рәхмәтен “Дәүләт Эрмитажы”, Дәүләт Тарих музее, Дәүләт Көнчыгыш музее, Ш. Мәрҗани исемендәге фәнни һәм мәдәни программаларга ярдәм итү һәм аларны үстерү фонды һ.б. музейларга белдерде. “Эш озак алып барылды, әмма бездә бары яхшы хәтирәләр генә калдырыды. Эш барышында без яңа кешеләр белән таныштык һәм киләчәктә дә хезмәттәшлек алып барырга булдык”, - диде ул.

Чара эшен тәмамласа да, күргәзмә белән кызыксынучылар күп, чөнки аны бу кыяфәттә якын киләчәктә күреп булмаячак. “Чара ахырына якынлаша башлагач, һәрвакыттагыча, шалтыратулар башлана. Кемнәрдер соңарган һәм килә алмый калуына бик нык үкенә. Күргәзмә тәмамланса да, китап кала һәм китапка өстәмә булып, бүген ясалган докладлар”, - диде Зилә Вәлиева.

“Казана-Эрмитаж” үзәгендә күргәзмә тәмамланганнан соң теманы тулырак ачу максатыннан галимнәр белән түгәрәк өстәлдә әңгәмә үткәрелде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: