Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Эрмитаж-Казан" үзәгендә "Модница-императрица тарихы яисә балга барганда ничек җыенырга" уен программасы узачак

18 һәм 19 февральдә «Эрмитаж-Казан» үзәгендә «Модница-императрица тарихы яисә балга барганда ничек җыенырга» уен программасы үтәчәк. Бу хакта Татарстанның Туризм буенча дәүләт комитеты матбугат хезмәте хәбәр итә. Уен программасы «Петербург модерны. 1890–1910 еллар. Стиль һәм дөньяви мода» күргәзмәсе кысаларында оештырыла. Кунаклар Россия патшабикәләренең купшы киемнәрен күрә, алар тегелгән тукымаларны тотып карый, үрнәкләре, йөз ел элек булган фасоннары белән таныша алачак. Уен программасы барышында ир-атлар һәм хатын-кызлар үзләренә ял иткәндә, кунакка яки балга барганда кию өчен матур киемнәр сайлый алачак. Программа 13.00 сәгатьтә башлана.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев