Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эрмитаж директоры Михаил Пиотровский ислам тарихын өйрәнүгә өлеш керткән өчен Россия Фәннәр академиясе академигы итеп сайланды

Моңа кадәр Михаил Пиотровский академиянең әгъза-мохбире булган.

Санкт-Петербург дәүләт университеты профессоры, Казан федераль университеты мактаулы докторы булган Михаил Пиотровский көньяк гарәп эпик риваятьләрен, исламның гарәп тамырларын, Мөхәммәтнең сәяси хакимият формалаштыру процессын өйрәнгән.

Галим 250дән артык фәнни хезмәт авторы, алар арасында – гарәп кулъязмалары каталогы, урта гасыр һәйкәлләре һәм борынгы язмалар, исламның рухи һәм сәяси тарихы, гарәп мәдәнияте турында хезмәтләр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев