Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

“Эрмитаж”да — “Болгар җилләре”

21 май көнне сәгать 16.00 дә Казан Кремленең “Эрмитаж” үзәгендә “La Primavera” камера оркестры “Болгар җилләре” программасы белән чыгыш ясаячак. Анда Рөстәм Абязов җитәкчелегендәге оркестр башкаруында Рөстәм Абдуллаев (Үзбәкстан), Ровшен Непесов (Төркмәстан), Артек Токсанбаев (Казакъстан) әсәрләре яңгырар дип көтелә. Моннан тыш, Роза Мөхетдинованың “Болгар җиле” ораториясенең 2 өлеше: “Биләр — Болгар таҗы” һәм “Атлар” тамашачы хозурына тапшырылачак. Александр Ключарев, Петр Чайковский, Эдвард Григ, Рөстәм Абязовның иҗат җимешләре дә концерт программасына кертелгән. Бу хакта оркестрның матбугат хезмәте хәбәр итә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев