Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт һәм сугыш ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады

Татарстан Республикасы Дәүләт Советы Рәисе Фәрит Мөхәммәтшин хезмәт һәм сугыш ветераннарын Халыкара өлкәннәр көне белән котлады һәм теләкләрен җиткерде. Хөрмәтле хезмәт һәм сугыш ветераннары! Халыкара өлкәннәр көне уңаеннан сезгә иң җылы һәм ихлас котлауларымны җиткерәм! Бу бәйрәм җәмгыятебезнең эзлекле үсешенә нигез булган чорлар һәм буыннар бәйләнешен гәүдәләндерә. Нәкъ менә өлкән буын кешеләре үзләренең тормыш тәҗрибәсе белән илебезнең һәм халкыбызның тарихи сәхифәләрен баета. Рухи кыйммәтләрне һәм милли гореф-гадәтләребезне саклап, безнең әти-әниләребез, әби-бабаларыбыз белгәннәрен балаларына һәм оныкларына тапшыра. Татарстанда Өлкәннәр көнен бәйрәм итү – рәсми тантана гына түгел, өлкәннәргә чын йөрәктән игътибарлылык һәм җылы мөнәсәбәт күрсәтү, тыйнак һәм фидакарь хезмәт ияләренә илебез, туган республикабыз һәм киләчәк буын хакына башкарган эшләре өчен ихтирам һәм рәхмәтләребезне җиткерү. Хәзерге вакытта республикада пенсия яшендәге миллионнан артык кеше яши, бу сан һаман артып тора. Дәүләт алдында торган мөһим бурычларның берсе – ветераннарга һәм остазларга, шул исәптән эшләүчеләргә дә, һәрьяклап ярдәм итү. Һичшиксез, моның өчен күп эшләнә. Пенсия турындагы кануннарны камилләштерү кысаларында Россия Федерациясе Федераль Җыелышы Дәүләт Думасында һәм региональ парламентларда төрле тәкъдимнәр карала. Россия Федерациясе Президенты мондый гражданнарның хокукларын һәм мәнфәгатьләрен өстәмә яклый торган тәкъдимнәр белән чыкты. Пенсияләрне индексацияләү, гадәти социаль йөкләмәләрне үтәү белән бергә “2025 елга кадәр Россия Федерациясендә өлкән буын гражданнар мәнфәгатьләрендәге гамәлләр стратегиясе” мөһим роль уйный. Бу әһәмиятле документ “төрле яшьтәге кешеләр өчен җәмгыять” төзү, өлкән буынны җәмәгать эшенә тарту, хезмәткә җәлеп итү, эш белән тәэмин итү, аларга иҗади озын гомер тәэмин итү кебек бурычлар куя. Шушы уңайдан үз тирәсенә көннән-көн күбрәк социаль актив гражданнарны туплаучы республика ветеран оешмаларының, шулай ук ун елдан артык эшләп килүче Өлкән буын университетының күпкырлы эшчәнлеген искә алмый мөмкин түгел. Аның девизы: “Гыйлем аша өлкәннәрнең тормыш-көнкүрешен яхшырту”. Һәм бу – буш сүзләр генә түгел. Төрле программалар заманча тормышка уңышлы яраклашырга, компьютер технологияләрен үзләштерергә, яңа белем тупларга һәм дуслар табарга мөмкинлек бирә. Кадерле ветераннар! Әлеге бәйрәм көннәрендә барыгызга да – лаеклы ялга чыкканнарга да, хезмәтен дәвам итүчеләргә дә – нык сәламәтлек, иминлек, озын гомер, җан тынычлыгы телим. Якыннарыгызның мәхәббәтен һәм хөрмәтен тоеп, бәхетле яшәгез. Яшь күңелегез озак елларга көч-куәт өстәп торсын! Бәйрәм белән!
Татар-информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев