Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

«Ерак утрауларда да татар теле ишетелә»

Эстония татарларының “Идел” мәдәни җәмгыяте идарәсе вәкиле Фәүзия Һадиуллина “Татар-информ” агентлыгына интервьюсында Эстониядә яшәүче татарларның тормышы хакында сөйләде.

-1989 елдагы халык санын исәпкә алганда (әле ул Совет чоры вакытында иде) Эстониядә дүрт меңнән артык татар яшәгән. Ул вакытта беренче урында эстоннар, аннары руслар, белоруслар, украиннар булган, без — татарлар — бишенче идек. Эстониядә миллион тирәсе кеше яши. Хәзер ике мең ярым татар яши дип уйлыйбыз. Рәсми мәгълүмат үзебезнең хисапка да туры килә.

Эстония хакимиятенең татарларга карата мөнәсәбәте бик яхшы. Безнең беренче президентыбыз бик укыган, галим кеше иде. Советлар Союзы беткәннән соң, Эстониядә яшәүче халыкларга үзләренең җәмгыятьләрен ачарга зур мөмкинлек бирде. Без башкалардан калышмадык, үзебезнең җәмгыятләребезне ачып, бергәләшеп оешып яши башладык. Без һаман да үз рәхмәтләребезне укыйбыз ул президентыбызга. Без җирле хакимият белән бик тату яшибез.

— Кайсы регион, кайсы илдәге генә татар автономиясе җитәкчеләре белән сөйләшмә, барысы да татарлар үз телен югалта дип әйтәләр. Эстониядә бу проблема нинди дәрәҗәдә?

— Без, олырак буын кешеләре, телебезне, әлбәттә, югалтмаска торышабыз. Әлбәттә, бу гаиләдән тора. Катнаш гаиләләрдә телне саклау авыр. Милләтләр асссимиляциясе туктала торган процесс түгел, ул бөтен халыклар, шулай ук татарлар арасында да һаман бара. Әмма безнең җәмгыять эшләре, милләт эшләренә тартылу бераз гына бу процессны аз гына туктатырга ярдәм итә. Яшьләр хәзер төрле телләрдә сөйләшеп киттеләр, чөнки ишекләр ачылганнан соң алар төрле илләргә таралды. Алар хәзер җидешәр-сигезәр тел беләләр. Гаиләдә саклап калсаң, телебез саклана, ә болай бу эш авыр, әлбәттә.

— Хәзерге яшьләр татарча беләме?

— Гаиләдә әтисе, әнисе татарча сөйләшсә, балалар телне белә. Без үзебез ике бала – Альбина белән Ринатны үстердек. Өч яшьлек оныгыбыз Альберт, рәхәтләнеп, матур итеп татарча сөйләшә. Грециядә Крит утравында яшиләр. Яр буенда йөргәндә, кечкенә бала әнисенә татарча “Су анасын” яттан сөйләп йөри. Шунда инде татарлар белән танышып киткәннәр. Шулай итеп, нәни бала аркасында, татар теле ерак утрауларда да ишетелә.

“Дуслык” радиосы

— Сездә ачылган радио турында да сөйләп китегезче.

— 2011 елда Таллин шәһәрендә “Радио4” дигән үзәк радио безгә өч атнага бер тапкыр утыз минутлык радиотапшыру оештырырга тәкъдим итте. Бу эшне үземә алырга туры килде. Октябрь аенда радионы “Дуслык радиосы” дип атадык. Менә инде биш ел эшлибез. Аллага шөкер, мондый мөмкинлегебез булса да бар. Тапшыруларның төп темасы — телебезне, мәдәниятебезне саклау. Дин, әхлак, язучыларыбызның юбилейлары турында сөйлибез. Габдулла Тукай, Муса Җәлилгә багышланган, Казан тарихына багышланган тапшырулар алып барабыз.

— Тыңлаучылар күпме? Язалармы?

— Язалар, шалтыраталар. Читтә дә, Эстониядә дә тыңлаучылар бик күп. Хәзер, Европа татар альянсы оешканнан соң, Европадагы бөтен дусларыбыз тыңлый, Татарстанда да тыңлыйлар. Мин кайткач, авылдашларым матур гына очрашу оештырдылар. Телевиденигә дә әңгәмәләр бирергә туры килде.

“Туган ягымда татар теле бетеп бара”

— Соңга вакытта Ватаныбыз үзгәрде дип әйтәләр. Соңгы ун елда Таллин һәм Казан ничек үзгәрделәр?

— Казанда үзгәрешләр Таллинга караганда, әлбәттә, күбрәк, чөнки Казан күләме белән дә зуррак шәһәр. Таллинда да матур якка зур-зур үзгәрешләр бара. Икесе дә безнең өчен бик кадерле шәһәрләр. Таллинда без гаиләбез белән утыз җиде ел гомер итәбез. Мин унике ел кайтмаган идем, шул арада Казан танымаслык булды. Тел саклау ягы да үзгәргән. Күптән түгел генә үзебезнең туган як — Сарман районында булып кайттым. Кибетләргә кереп татарча сорыйсың да, русча җавап бирәләр. Анысы бер дә ошамады. Без гел татарча сорыйбыз, шулай ияләшкән, ләкин аңласалар да, аңламасалар да барыбер русча җавап бирәләр. Ни өчен шулай икәнен без әле һаман аңламадык. Руслашу процессы зур адымнар белән бара.

— Ә сез киткән чагында татарча җавап бирәләр иделәрме?

— Әлбәттә. Хәзер менә анда тел саклау дигән әйберне сизмәдем. Хәтта авылга кайтып рус телендә сөйләшеп йөрүчеләрне очраттым. Минемчә, бу туган телне җиргә салып таптау дип атала. Нигә куркалар татар теленнән? Үз туган телләреннән куркалар. Минем улым былтыр Лаешка ярышларга кайткан иде, ике өчпочмак сорадым ди, ә сатучы татар исемле кыз: “Вам два треугольника?”дип сораган. Улым: “Юк, мина ике өчпочмак бирегез” – дигән.

Без ТНВ каналын карыйбыз. Тапшырулары шулхәтле матур инде, студиядә шундый матур әңгәмәләр бара. Беркөн, шуны карап утырганда, тормыш иптәшем, үзең сакламагач, телне мылтык тотып саклап булмый бит инде, диде. Без үзебез монда урнашкач, телебезне югалтмадык, шуңа күрә эстоннар безне хөрмәт итәләр. Эстоннар СССРдан аерылу белән барлык хөкүмәт документларын эстон теленә күчерделәр. Беләсеңме, белмисеңме – бу синең проблема. Шул илдә яшисең икән, ул телне белергә тиеш.

“Авыл балалары да “мама”, “папа” дип сөйләшә”

— Телне саклап калу өчен нәрсә эшләргә кирәк дип уйлыйсыз?

— Нишләргә кирәк дигән сорау үзебездә дә туа. Ана сөте белән кермәгәне, тана сөте белән керми дип әйтәләр. Адәм баласы рухи байлыкны сакласа, гел матди байлыклар артыннан йөгермәсә, бакый дөньяны да уйласа, тарихны яхшы белсә иде. Мин үзем Таллинга киткән вакытларда безгә Казан ханлыгы тарихларын өйрәтмәделәр. Аннан соң гына үзебез тарихны өйрәнә, Сөембикә бәетләрен укый башлагач кына белә башладык барысын да. Туксанынчы елларда Худяковның Казан ханлыгы турында бер китабы кулыма эләкте дә, укып чыккач шулхәтле горурлык хисе туды. Менә шул горурлыкны балаларыңа тапшыра алсаң, ул телен югалтмый. Әгәр адәм баласы ниндидер матди байлыкларга табынса, рухи байлык ничектер читтә кала.

— Ә моны үзгәртү өчен бернәрсә дә эшләп булмыймы?

— Моңа тәрбия җитми. Хәзер авыл балаларына да “мама”, “папа” дип әйтергә өйрәткәннәр инде. Мин туганнарыбызны ачуланып килдем. Кечкенә баланың бит ЕГЭ, имтиханнар бирәсе юк, ә әниләре рус телен белергә кирәк дип өйрәтә башлыйлар. Нәрсә эшләргә дигән бик зур сорау бу. Аның “рецепты” бармы икән? Мәсәлән, мин китап кибетендә, татар китаплары бүлегенә керәм. Мин сорыйм, ә сатучы миңа русча җавап бирә. Мин аңа нәрсә дип әйтим соң? Ул бит аңлый мин татарча әйткәнемне, ә җавап бирергә ояламы яки сүз запасы юкмы?

Авылларда татар мәктәпләрен бетерергә ярамый. Мин укыган мәктәпнең материаль базасы бик яхшы иде. Соңыннан балаларны башка авылларга автобус белән алып йөри башлаганнар. Бу тагын ниндидер кыенлыклар китерә. Сарман, Минзәлә, Актаныш, Азнакай – болар бит барысы да татар районнары. Әгәр анда да татар мәктәпләрен бетерсәләр, бу бик кызганыч хәл булачак. Тел авылларда сакланып калырга тиеш. Без бит татар мәктәпләрендә укып институтларга керә алдык, имтиханнар да бирдек, укып та чыктык рус телендә. Тырышлык кына кирәк.

— Татар телен белү перспектив түгел дип аңлата бит шул әти-әниләр.

— Хәзер дөньядагы перспектива өчен генә яши башласаң, үз телеңне аска төшереп, башка телләр өйрәнсәң – юньле кеше булмыйсың. Татар телен өйрәнү – ул синең рухи байлыгың. Ул синең барлыгың, ул синең берлегең, ул синең Аллаһ Тәгаләгә дә якынлыгың.

“Идегей” дастанын эстоннар үз телендә укый алачак

— Ничек уйлыйсыз, Эстониядә яшәүче татарлар үз телләрен белмәсәләр татарларга караш икенче булыр идеме?

— Әлбәттә. Аларны беркем хөрмәт итмәс иде. Унсигезенче гасырда татарлар килеп урнашкач, мәктәп оештырганнар, үзләренең мәчетләрен булдырганнар. Беренче буларак бакый дөнья турында уйлаганнар – татар зиратларын төзегәннәр. Менә шулай ике халык бер-берсен баетканнар. Хәтта Таллин шәһәрендә Татарлар урамы бар, аны атамасын үзгәртмәделәр. Безнең күршеләр барысы да эстоннар. Без милли киемнәр киеп, Сабан туйларына барганда, алар безне күрәләр һәм бик нык кызыксыналар. Эстон телевидениясендә дә татарлар турында бик күп мәгълүмат чыга.

Хәзер “Идегәй” поэмасын эстон теленә тәрҗемә итәргә телибез. Бар ике кеше: берсе — Артур Лааст, икенчесе – шагыйрь Пеетер Илус. Менә шул шагыйрь Казанга килергә җыена. Һәм безгә бу “Идегәй” дастанын матур рәсемнәр белән чыгарырга кирәк, алар шул вакытка туры килерлек булырга тиеш. Минем белән эшли торган ханым – Галина Малютина. Мин аларга Казан турында бик күп сөйлим. Аның да Казанны күрәсе килә. Бу тапшырулар аша ул бик күп мәгълүмат алды һәм бик күп татар сүзләрен өйрәнде. Мин аларны ничектә булса Казанга җибәрер идем, чөнки берсе тапшырулар аркылы, ә икенчесе татар халкына гомумән хөрмәт белән карау сәбәпле “Идегәй” дастанын эстон теленә тәрҗемә итәргә телиләр.

Алар эстоннар татар татар халкының үткәнен белергә тиеш, диделәр. Алар күп укый торган халык, компьютер алдында утырмыйлар. Алар төрле халыкларның тарихлары белән кызыксыналар. Безнең тарих турында белсәләр, безгә карата хөрмәтләре дә артыр.

— Киләчәктә нинди чаралар уздырырга телисез?

— Ел саен төрле шәһәрләрдә Сабантуйлар уздырабыз. Нарва шәһәрендә Казан артистларын чакырып үткәрдек. Ел саен Казан тарихына багышланган хәтер кичәсен оештырабыз. Җыелышып, “Беренче театр”ны куябыз. Күптән түгел Сарма дигән бер утрауга да барып шул спектакльны күрсәтеп кайттык. Аны яңартып, тагын күрше татарлар яши торган шәһәрләргә барырга телибез. Якын киләчәктә эстон телендә “Язмышлар” дигән, татарлар турында тапшыру төшерәчәкбез. Татарлар арасында бик яхшы табиблар, исемнәре китапларга кереп калган төзүчеләр бар.

“Татар халкының киләчәге бездән тора”

— Сез үзегез дә, балаларыгыз да, читтә яшәсәгез дә, татар телен саклап калгансыз. Ничек моңа ирешә алдыгыз?

— Адәм баласының кальбе булырга тиеш, ә чит илгә киткәч, аның тотынып торыр баганасы юк. Без бит төрле кешеләр белән эшлибез, кемдер руслар белән, кемдер эстонлар белән. Ә кеше бит нәрсәгәдер ышанып яшәргә тиеш. Ә үз татарлыгыгыңны онытып, кемгә ышанып яшисең? Мин һаман да үз туган җиремә табынып яшим. Татарлар белән горурланам. Без бит чыннан да горур халык, башны бервакыт та түбән игән булмады. Әгәр дә аз гына башыңны түбән ия башласаң, тиз генә тагын да түбәнрәк идерә башлыйлар. Ә татар андый буларга тиеш түгел. Кеше һәр җирдә “мин — татар” дип, горур булып йөрсә, анда инде сине беркем бөгә дә, сыга да алмый һәм телеңне дә кисеп атмый, син аны югалта да алмыйсың. Ә телне безгә борынгы буыннар тапшырган.

— Татар халкының киләчәге нинди дип уйлыйсыз?

— Татар халкының киләчәге бездән генә тора. Якты киләчәк теләр идем үз халкыма. Үз динен, телен, мәдәниятын кадерләп тотса, саклап калырга тырышса, үзенең борынгы әби-бабалары белән горурланып яшәсә, әлбәттә, алдагы тормышы якты булырга тиеш.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar/

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев