Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Ерак араларга йөрүче поездларга билетларны 20% ташлама белән алырга мөмкин

Горький тимер юллары (ГЖД) "Иртәрәк планлаштырыгыз" акциясендә катнашып, ерак араларга йөрүче поездларга билетларны 20 процентлы ташлама белән алырга тәкъдим итә. Бу хакта оешма үзе хәбәр итә.

Тәкъдим бүгеннән, ягъни 5 октябрьдән гамәлдә, ул 2нче ноябрьгә кадәр дәвам итәчәк. Шундый ук акция 7 ноябрьдән 22 декабрьгә кадәр дә оештырылачак. Сатылу ачылганнан соң, рейска кадәр 11 көнгә кадәр калганда, купедагы өстәге урын 20% арзанрак булачак, 10 көн һәм аннан да азрак көн калганда 10% ташлама ясаячаклар.

Махсус тариф төркемнәргә кагылмый, шулай ук аны балалар өчен билет алганда кулланып булмый.

Махсус тарифлы билетлар сату бүген башланды.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев