Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Энҗе Гыйззәтова "Ишекләр" әсәре белән дәрәҗәле "Любимовка" фестиваленә чакыру алды

Камал театры инициативасы белән оештырылган Яшь татар драматурглары лабораториясендә катнашкан авторларның берсе – Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” әсәре “Любимовка” яшь драматургия фестиваленә кабул ителергә мөмкин. "Яңа татар пьесасы-2017" бәйгесенең өченче этабы буларак оештырылган “Пьесалар уку” барышында яшь авторны әлеге дәрәҗәле фестивальгә аның арт-директоры, драматург Евгений Казачков чакырды. “Әгәр сезнең алга таба бу әсәрегезне эшләп бетерү теләгегез бар икән – эшлик”, - диде быел I яшь татар драматурглары лабораториясе педагогы буларак дәресләр биргән Евгений Казачков. Өч көн дәвамында Камал театры яңа форматта эшли башлаган "Яңа татар пьесасы-2017" конкурсының беренчел нәтиҗәләрен тәкъдим итә. Ике көн дәвамында театрның Кече сәхнәсендә яшь авторларның драматургия жанрына йөз тотып язылган әсәрләре укылды. Искәртеп үтәбез: үткән театр сезонында "Яңа татар пьесасы-2017" театр бәйгесенә нәтиҗә ясаганда, алдагы конкурсның башка форматта узачагы мәгълүм булган иде. Ягъни, оештыручылар катнашучыларның иҗатын кабул итеп һәм яхшырагын сайлап алып җыентык итеп чыгару белән чикләнмичә, I яшь татар драматурглары лабораториясе оештырып, драматургия жанрында үз көчен сынап караучыларны укыттылар. Педагоглар – “Любимовка” фестивале арт-директоры, драматург Евгений Казачков, драматург Юлия Тупикина, филология фәннәре докторы, профессор Әлфәт Закирҗанов һәм филология фәннәре кандидаты, доцент Миләүшә Хабетдинова. Оештыручылар лабораториядә алган белемнәрен кулланып, драматургия тексты язу буенча көч сынап караучыларның иң өметлеләрен сайлап – андыйлар җидәү булып чыккан - аларның әсәрләреннән “Пьесалар уку” (“Читки”) оештырдылар. Бу - "Яңа татар пьесасы-2017" театр бәйгесенең өченче этабы иде. “Пьесалар уку” проекты буенча фикер алышуларның координаторы – Йолдыз Миңнуллина. Беренче көнне Камал театры артистлары тарафыннан Алсу Газетдинованың “Хөкем” һәм Сөмбел Гаффарованың “Парковка” пьесасы укылса, кичә Энҗе Гыйззәтованың “Ишекләр” һәм Алинә Бикмуллинаның “Булдырабыз...” драматургик текстлары укылды. Режиссерлар – Нияз Игъламов һәм Рамил Гәрәев. Алинә Бикмуллина конфликтны мөгаен пьеса язылганда бик актуаль булган банкларда акча “яну” белән бәйләгән. Ислам дине кануннары буенча яшәгән “Нәнәй” хаҗга җыена, ә пьесаның яшь героинясы аның хаҗга бару өчен җыйган акчасын банкка салып әйләндереп алырга уйлый. Көтмәгәндә “акчалар янгач” ул нәнәйгә акча табу җаен эзли. Дуслары белән бергә кыек юлга да баса. Әмма барысы да уңай хәл ителә һәм автор барысын да бәхетле итә. Энҗе Гыйззәтова вербатим жанрына мөрәҗәгать итеп документаль әсәр яза. Төп герой – даун бала тәрбияләүче ана. Әсәр ярым татарча һәм ярым русча эшләнгән. Педагоглар һәм тамашачылар әсәргә югары бәя бирделәр. Бүген Гүзәл Сәгыйтованың “Томан” (режиссер - Әминә Миндияр), Рәдиф Кашаповның “Алия галәмнәре” (режиссер - Йосыф Бикчәнтәев), Миләүшә Имамназарованың “Юкка түгел...” (режиссер - Нияз Игъламов) драматургия жанрына йөз тотып язылган текстлары тәкъдим ителә.
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ
фото: Салават Камалетдинов

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев