– Диләрә ханым, артист халкының гомере юлда, гастрольләрдә үтә. Гаиләгә игътибар да җитеп бетми торгандыр. Абыегыз белән сезнең балачак ничек үтте? – Әни безне карарга дип Чистай районының Бахта авылында яшәүче әбиебезне алып килде. Әнинең сеңелләре дә бездә яшәде. Без үскәндә урамда куркыныч иде. Ишегалдыбызда тәртипсез үсмерләр төркеме бар иде. Әни гастрольләргә китәр алдыннан, шуларның җитәкчесе булган Камил исемле малайга безне сакларга кушып китә иде. Камил әнинең артист икәнен белә, сүзендә тора, беркемне дә якын китерми. Әтиебез дә булмагач, Марсель өчен бигрәк тә курыкты шул әни ул чакта.
– Әтиегезне хәтерлисезме? Вера апа сезгә аның турында сөйли идеме? – Ул арабыздан киткәндә миңа өч яшь кенә булган. Әти җәй көне Марсельне ияртеп көн саен су коенырга йөргән. Беркөнне үзе генә киткән җиреннән кире әйләнеп кайтмаган. Явыз бәндәләр гомерен өзгән. Әти белән әнинең яшь аермасы 20 елга якын. Әти театрга баш режиссер булып эшкә килгәч, бер күрүдә үк әни: «Менә бу минем ирем була», – дип юрап та куйган. Ул аны бары тик яхшы яктан гына искә ала иде. Әтигә «Мәҗит абый» дип эндәшкән.
– Башка артист балалары кебек, гастрольләргә ияреп барырга туры килдеме? Әти-әниегез юлыннан китәргә хыялланган чакларыгыз булмадымы? – Бары бер генә мәртәбә Мәскәүгә барганымны хәтерлим. Мин мәктәптә укыганда ук чит телләр факультетына барачагымны хәл иткән идем инде. Тәрҗемә итәргә яраттым. Марсельләрнең сыйныфындагы балаларга немец теленнән русчага тәрҗемә итәргә булыша торган идем. Мәктәптән соң зур конкурслар аша узып пединститутка укырга кердем. Укуны тәмамлауга ук университетка эшкә чакырдылар. Анда кафедра оештырып, шуның мөдире булып эшләдем. Аннары укытучыларның белемен күтәрү институтында да укыттым. Мин чит телне болгар галиме Георгий Лазанов алымы белән өйрәттем. Ул бездә яңалык иде әле. Шуның буенча диссертация дә яздым. Абыем Марсель авиация институтында белем алды. Ул озак еллар профессиональ-техник училище директоры булып эшләде. Кызганыч, Марсель әнидән соң озак тормады, арабыздан китте.
– Эш урыннарыгызда сезнең Вера Минкина кызы икәнегезне белделәрме? – Минем беркайда да әнием турында әйткәнем булмады. Шулай да каяндыр ишетеп беләләр иде.
– Вера апа сезгә нинди тәрбия бирергә омтылды? – Кечкенә чактан ук, кем генә булсагыз да, яхшы кеше булыгыз, ди торган иде. Бәләкәй чакта мин яхшы булу ничек була икән инде, трамвайда өлкәннәргә урын бирсәң яхшы буласыңмы икән, дип уйлый идем. Әни безне тәрбияви киноларга алып барырга тырышты, китаплар укытып, эчтәлекләрен сөйләтә иде. Дәфтәргә кешегә матур итеп эндәшү сүзләре яздыра иде. Үзе белән булган хәлләрне дә еш сөйләде. Бервакыт спектакльдән соң кайтып барганда, каршысына ике егет чыга да җибәрми торалар. Ул куркуга кала. Аннан: «Зинһар, җибәрегез, мине ике балам көтеп тора. Ирем үлде. Ул театр режиссеры Әсхәт Мәҗитов иде», – дигәч, тегеләр аптырап кала. «Әсхәт Мәҗитов сезнең ирегезме? Ул безгә яхшылык эшләгән иде. Аңа рәхмәтебезне ирештерә алмый калганбыз бит», – дип, әнине өйгә хәтле озатып куялар.
– Әниегез катнашындагы спектакльләрне карап бардыгызмы? – Мәктәптә укыганда Марсель белән бергә бара торган идек. Үзем әни уйнаган премьераларны һәрвакыт карап бардым. Аны тамашачы ничек яратканына горурланып утыра идем. Шуңа күрә дә ул 80 яшендә дә театрдан аерылмады. Мактаулы исемнәренә әлләни исе китмәде, халык яратуына сөенеп яшәде.
– Вера апа үзе дә кешеләрне яратты. Аның кунакчыллыгы әле дә истән чыкмый. – Әйе шул, безнең өйдән бервакытта да кунак өзелмәде. Чистай районы авылларыннан килгән кешеләр безне эзләп таба торганнар иде. Әни аларның һәммәсен якты йөзе белән каршы алды, ашатып-эчертеп чыгара иде. Казанда укучы студент-яшьләр дә бездә булды. Әни телне йотарлык итеп пәрәмәч пешерә торган иде. Аннары үзе токмач басып аш пешерергә яратты.
– Әниегезнең икенче кеше белән гаилә коруына каршы килмәдегезме? – Ул чакта мин үзем дә кияүгә чыккан идем инде. Марсель белән без аны яратып кабул иттек. Нәҗип абый Гайнуллин әйбәт кеше иде. Ул Камал театрының директоры һәм сәнгать җитәкчесе булып эшләде. Кызганыч, аның белән дә озак яшәү насыйп булмады әнигә. Шифаханәгә дәваланырга баргач, йөрәк өянәгеннән вафат булды.
– Вера апаның таланты оныкларына да күчмәгәнме? Алар кайларда хезмәт куя? – Минем улым Марат бәләкәйдән аның белән үсте. Хәзер аңа 54 яшь, ул банкта эшли. Кызы Карина исемле, һөнәре буенча юрист. Марсельнең улы Руслан нефть сәнәгате өлкәсендә эшли. Хатыны Фәйрүзә Мәҗитова (телевидение журналисты) белән ике кыз үстерәләр. Кызы Вера (әни хөрмәтенә куштылар) чит телләр факультетын тәмамлагач, Германиягә китте. Хәзер гаиләсе белән шунда яши. Аның кызы Натали гимназиянең соңгы сыйныфында укый. Театр түгәрәгенә йөргәндә, аны яшьләр театрына рәссам итеп алдылар. Әнинең дә таланты күчкән, күрәсең, берничә спектакльдә төп рольләрдә уйнарга да чакырдылар үзен. Кем белә, бәлки киләчәктә әнинең юлын дәвам итәр. Германиядә укытучыларына да әбисе турында сөйли.
– Туган ягында Вера Минкинаның исемен мәңгеләштермәделәрме? – Чистайның үзәк урамындагы паркында танылган шәхесләргә куелган һәйкәл-китапка әнинең: «Моя жизнь – это любить и служить своему народу», – дигән сүзләрен язып куйганнар. Бахта авылында әни белән аның сеңлесенә багышланган музей оештырырга җыеналар.
Чыганак: http://www.shahrikazan.com
Нет комментариев