Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әнине биш кыз үзара чиратлашып карыйбыз"

Язучы, журналист, биш кыз тәрбияләп үстергән батыр ана, кыскасы, “Кызлы йорт”ның әнисе Зөлфия Мансурга 65 яшь тулды.
Зөлфия ханымның туган көнен Казанның бер ресторанында иң якын кешеләре белән билгеләп үткәннәр. Мәҗлесне кызлар үзләре алып барган. “Әни бик канәгать калды, Аллага шөкер”, - ди кызлар. “Әни әкрен генә булса да, алга бара, Аллага шөкер. Аны тәүлегенә 24 сәгать карарга кирәк, биш кыз үзара чиратлашып карыйбыз. Шуңа күрә кемнең карар көне, әни шунда була. Билгеле бер урында гына яшәми ул. Ә болай төп йорты булып Рәфинәнең өе санала”, - дип сөйләде “Интертат” хәбәрчесенә җырчы Аиша. Исегезгә төшерәбез, узган ел сентябрь башында Зөлфия апа энесе янына Арчага кайткач инсульт кичерде. Ул вакытта аңа ашыгыч рәвештә операция ясаганнар иде. Зөлфия апаны юбилее белән чын күңелдән котлыйбыз, нык сәламәтлек телибез!

Автор: Эльвира ШАКИРОВА, Интертат

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев