Татар матбугаты
Әни, татарча укыйсы килә!
Бүген үзем өйрәнсәм, иртәгә хатынымны, баламны өйрәтәчәкмен! Гадәти мәктәпләрдә татар телен кысрыклаганда, “Ана теле” онлайн мәктәбендә шөгыльләнүчеләрнең теләге, киресенчә, арта бара. "Ватаным Татарстан" редакциясе хезмәткәрләре КФУның Филология һәм мәдәниятара багланышлар институты укытучылары үткәрә торган “җанлы аралашу” дәресләренең ничек узуын күзәтергә булды.
Әминә апаны бәхет басты!
Сөйләшергә теләүчеләр өчен “Ана теле” онлайн мәктәбендә көн саен төрле дәрәҗә буенча 16 дәрес үткәрелә. Алар тел өйрәнүчеләр өчен мәҗбүри түгел: кем тели, шул катнаша. Анда төрле кыйтгаларда яшәүче кардәшләребез, башка милләт вәкилләре очрашып, татарча аралаша. Кайберәүләргә сәгать аермасы да комачауламый. Төннәрен йокламыйча, аралашу минутларын көтәбез, ди алар.
Кичке сәгать биш. Нәкъ менә шушы вакытта аралашу дәресләре башланып китә. Мөгаллимнәр компьютер каршында микрофон төзеклеген тикшерә, колакчыннарын барлый. Дөрес, укытучыларның күбесе әлеге дәресләрне өендә үткәрә ала, чөнки алар кичке тугызга кадәр дәвам итә. Көнгә дүрт укытучы дүртәр сәгать белем бирә. Үзәктә барлыгы 20 укытучы һәм методист эшли. КФУ доценты, мөгаллимә Рәмзия Болгарова да, сәгатенә карап, “укучыларын” көтә. Тик ул кем белән сөйләшәчәген дә, кулланучылар санын да алдан белми. “Бер дәрескә алты укучы керә ала. Сәгать биштә күпчелек кешеләр эштә була әле. Шуңа күрә, гадәттә, беренче дәресләрдә лаеклы ялда булганнар белән аралашабыз. Кеше күбрәк булганда, дәресләр кызыклырак үтә”, – ди Рәмзия ханым.
Сәгать телләре алтынчыны күрсәтә. Тик компьютер экранында әлегә берәү дә күренми. Алтынчы 13 минутка кадәр дәрескә теркәлергә рөхсәт ителә икән. Ниһаять, Тольяттидан Әминә апа Таһированың тавышы ишетелде.
– Хәерле кич, Әминә апа, сез мине ишетәсезме?
– Әйе, ишетәм, – ди 70 яшьлек милләттәшебез.
Дәрес шулай башланып китте. Чит илләр, Татарстан кешеләре дә булырмы икән? Алар күренмәде. Ул үзе Кострома шәһәрендә туып үскән, аннары Тольяттига күченгән, гомере буе сәүдә өлкәсендә эшләгән. Лаеклы ялга чыккач, туган телен өйрәнергә булган. Компьютер серләрен өйрәнеп, дөнья пәрәвезеннән “Ана теле” онлайн мәктәбен эзләп тапкан. Менә инде өченче ел ул КФУ мөгаллимәләре белән элемтәдә тора. Дәресләрнең берсен дә калдырмаска тырыша икән. Тольятти шәһәре турында хикәяләр яза башлаган. Аның туган телендә бик матур итеп сөйләшәсе килә.
– Әминә апа, без бүген сезнең белән бәйрәмнәр, ял итү турында сөйләшәчәкбез. Экрандагы рәсемнәрдә нәрсәләр сурәтләнгән? – дип сорау бирә Рәмзия ханым Болгарова.
Әминә апа, тырыша-тырыша, Сөмбелә, Нәүрүз, Сабан туе бәйрәмнәре турында сөйләде. Үзенең яраткан-яратмаган уеннарын да әйтеп үтте. Тик бер генә татар җырын да белми икән. Кызып китеп, дәрес ахырында сорауларны үзе бирә башлады. Яхшырак сөйләгән саен, артистланып та ала. Үзе тагын: “Мин моны театральләштерәм”, – дип куя. Рәмзия ханым дәрестә сүзләрне дөрес әйтергә өйрәтә: киянтәне – көянтә, ат чыбышын чабыш дип төзәтә. Ахырдан укытучы аңа үз киңәшләрен бирде. Фигыльләрне урыс телендәге кебек җөмлә уртасында кулланмаска киңәш итте. Әминә апа дәрестән бик канәгать иде.
Хатынны да өйрәтәм әле!
Казанда яшәүче Мариянең улы мәктәптә татар теле дәресләре кимүгә бик борчылган. Хәзер әнисе белән бергәләп онлайн-мәктәптә шөгыльләнә башлаган. Мөгаллимә Гөлназ ханым Мөгътәсыймова әйтүенчә, бер микрофон алдында ике кеше утырырга да мөмкин. Татар телен белү теләген ана – баласына, ир хатынына йоктырырга хыяллана. Укучыларның берсе җавапларга хәләл җефете белән бергәләшеп җавап бирә, гаилә белән өйрәнәләр. Екатеринбургтан яңа өйләнгән Евгенийга да татар телен өйрәнү бик мавыктыргыч тоелган. Әти-әниләре татарча белсә дә, балаларын өйрәтмәгәннәр. Менә шуңа үкенә егет. Евгений татарча аңласа да, сөйләшә алмый. “Башта үзем, аннан урыс милләтеннән булган хатынымны өйрәтәчәкмен”, – ди икән ул.
– Казаннан хисапчы Әлфия Нигъмәтуллина башта татар телен үзе өйрәнде. Хәзер дәрестә 3 нче сыйныфтагы улы Әнвәр белән катнашалар. Малай татарча бөтенләй белми. Беркөнне дәрескә үзе генә кергән. Чыгып китәр инде бу дип уйлаган идем, китмәде тагы. Ун минуттан сорауларга җавап бирә башлады. Тәрҗемәче дә кирәк түгел! – ди мөгаллимә Эльвира ханым Денмөхәммәтова.
Кайберләре татар телен югары дәрәҗәдә өйрәнүгә ирешкән. “Француз Бернард Монот безнең мәктәпне тәмамлады инде. Ләкин аралашу дәресләренә әле дә кергәли. Бервакыт электрон почтама: “Ауды” фигыленең башка мәгънәсе юкмы?” – дип хат язган. Французча-татарча фигыльләр сүзлеге төзи башлаган икән. Ә сүзнең үзен Мөхәммәт Мәһдиевнең “Без – кырык беренче ел балалары” әсәрен укыганда очраткан”, – ди галимә Раушания Нурмөхәммәтова.
Иң күңеллесе – дәресләрдә катнашканнан соң, чит төбәкләрдә яшәүчеләрдә Татарстанны күрү теләге уяна. Билгеле, Казанга килгәч, алар инде КФУга сугылмыйча китми. Виртуаль укытучылары белән бергәләшеп чәй эчеп, рәхәтләнеп күзгә-күз карап, татарча аралашалар.
Сәрия Мифтахова, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев