Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Энгель Нәвап улы Фәттахов, Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, мөрәҗәгать итә

ТР Премьер-министры урынбасары - ТР мәгариф һәм фән министры Энгель Нәвап улы Фәттахов, 1 июнь - Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан, мөрәҗәгать итә. "Кадерле яшь дуслар! Хөрмәтле әти-әниләр һәм хезмәттәшләр! Ихлас күңелдән сезне Халыкара балаларны яклау көне белән котлыйм! Сез бу дөньяга бәхетле булыр өчен туасыз. Ә без, олылар, сезгә игътибарыбызны, мәхәббәтебезне бүләк итәбез, һәрчак ярдәм кулын сузарга әзер торабыз. Республикабыз данын төрле бәйгеләрдә һәм ярышларда яклаган укучыларыбызның уңышлары белән горурланабыз. Дүрт ел рәттән егерме дүрт фән буенча үткәрелеп килгән Бөтенроссия мәктәп укучылары олимпиадалары нәтиҗәләре буенча Татарстан Республикасы, Мәскәү һәм Санкт-Петербург командаларыннан соң, - өченче урында. Шушы көннәрдә генә республикабыз егетләре, кызлары WorldSkills Russia “Яшь профессионаллар” илкүләм чемпионатында 64 төбәк арасында өченче урынга лаек булды. Сезгә белем, күңел җылысы бүләк итүче мөгаллимнәргә рәхмәт сүзләре җиткерәсе килә. Татарстан мәгарифенең көндәшлеккә сәләтлелеге үсүе - укытучыларыбызның тырышлыгы һәм нәтиҗәле хезмәте. Тормышы авыр хәлдә булган һәм әти-әни назыннан мәхрүм калган балалар белән эшләүгә багышлаган педагогларга, шулай ук гаиләләрендә уллыкка яки кызлыкка алган һәм сәламәтлекләре чикләнгән балалар тәрбияләүче әти-әниләргә аерым рәхмәт әйтәсе килә. Сез әлеге балалар бәхетле булсын, мәхәббәт һәм игътибар тоеп яшәсен өчен барысын да эшлисез, аларның җиңүләренә сөенәсез һәм уңышсызлыклары өчен борчыласыз. Бүген – җәйнең һәм көтеп алган каникулларның беренче көнендә республикабызның барлык төп мәйданнарында фестивальләр, театраль тамашалар, концерт программалары, спорт ярышлары һәм конкурслар уздырыла. Бу көнне балаларыбызга бүләк иткән игътибар һәм күңел җылылыгы һәрчак аларны озата барсын, аларга акыллы, тәүфыйклы һәм игелекле кешеләр булып үсәргә ярдәм итсен иде. Чын күңелдән һәммәгезгә дә тынычлык, игелек, иминлек, бәхет һәм шатлык телим! Ә укучылар җәйге ялларын файдалы һәм күңелле үткәрсен!" - диелә Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары – Татарстан Республикасы мәгариф һәм фән министры Э.Н. Фәттаховның тәбрикнамәсендә.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев