Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Энгель Фәттахов Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен һөнәри бәйрәмнәре белән котлады

Татарстан Премьер-министры урынбасары – мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Тәрбиячеләр һәм мәктәпкәчә белем бирү хезмәткәрләрен бүген билгеләп үтелүче һөнәри бәйрәмнәре белән котлады.

“Һөнәри бәйрәмегез уңаеннан чын күңелдән әйтелгән җылы котлауларны кабул итеп алыгыз!

Кеше гомере балалар бакчасыннан башлана, ул монда яшьтәшләре һәм өлкәннәр белән аралашырга өйрәнә, төрле яклап үсә. Баланың нинди булып үсеп җитүе, күп вакыт сезнең белем, тәҗрибә, мәхәббәт һәм сабырлыктан тора.

Баланы балалар бакчасына биргәндә, ата-ана анда баласына рәхәт, уңайлы булуына ышанырга тиеш. Шуның өчен дә бакчаларда балаларны яратучы, алар белән уртак тел таба белүче, аларны кызысындырып, сәләтләрен ача һәм үстерә белүчеләр эшләргә тиеш.

Республикабызда балалар бакчаларында көн саен безнең балаларга мәхәббәт бирүче, алар турында кайгыртучы 22 меңнән артык тәрбияче һәм 30 меңнән артык хезмәт күрсәтүче эшли.

Сезгә һөнәри осталыгыгыз, рухи юмартлыгыгыз һәм сайлаган хезмәтегезгә тугры булуыгыз өчен рәхмәт белдерәм.

Сезгә һәрвакыт уңыш юлдаш булсын, ә иҗади идеяләрегез тормышка ашсын!

Ныклы сәламәтлек, бәхет, күңел күтәренкелеге һәм һәр башлангычларыгызда уңышлар телим!”, - диелгән министрның котлавында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев