Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Энгель Фәттахов: Татарстанда рус телен өйрәнү буенча аерым сораулар юк

Татарстанда рус телен өйрәнүдә төбәккә генә хас булган аерымлык юк. Бу хакта бүген Татарстан Дәүләт Советы депутатларының бишенче чакырылыш республика парламентының 33 нче утырышында Татарстан Республикасы дәүләт телләре һәм Татарстанда яшәүче халыкларның туган телләре турындагы мәсьәлә буенча чыгышында Татарстан Мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов җиткерде. Вице-премьер сүзләренчә, республикада һәр бала мәктәпкәчә мәгариф оешмасыннан башлап рус телен өйрәнә һәм мәктәпкә әзерлек белән килүен билгеләп үтте. “Аның өчен махсус методика һәм кадрлар белән эшләүдә шартлар тудырылган. Рус телен кече яшьтән өйрәнүдә бездәге өстенлекле булган рус мохите ярдәм итә. Безнең укучылар Россия дәүләт телен бик әйбәт үзләштерә. 2017 елның рус теленнән БДИ нәтиҗәләре Россия төбәкләрендәге укучыларыныкыннан югары", – дип җиткерде ул.

Татар-информ

Автор: Надежда Гордеева

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев