Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Энгель Фәттахов Милли мәгариф институтын төзүне тәкъдим итте

Кичә Татарстан Дәүләт Советының Мәгариф, мәдәният, фән һәм милли мәсьәләләр комитеты утырышында республиканың Премьер-министр урынбасары – Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты төзү тәкъдиме белән чыкты. "Фәнни кадрлар әзерләүдә җаваплы үзәк, милли мәгарифкә ярдәм итү, яшь һәм алдынгы галимнәргә профессиональ фикер алышу мәйданы буларак, Татарстан Фәннәр академиясе каршында Милли мәгариф институты булдыруны кирәк дип саныйм. Шулай ук, милли мәктәпләр өчен фәнни кадрлар әзерләү механизмын да эшләргә, бәлки, Россия мәгариф академиясен дә җәлеп итәргә кирәктер", – диде министр. Моннан тыш, Энгель Фәттахов Мәгариф һәм фән министрлыгы каршында Этнокультур мәгариф буенча Совет оештырырга дигән фикер җиткерде. "Мондый орган булдыру, мөһим темаларга кагылышлы актуаль мәсьәләләр буенча фикер алышу өчен бик файдалы булыр иде", – диде ул.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев