Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әмирхан - бөек Тукаебызга юнәлеш биргән остаз

Фатих Әмирхан шәхесе һәм иҗаты галимнәребез тарафыннан шактый өйрәнелсә дә, киң җәмәгатьчелек аны күбесенчә Тукайның дусты, данлыклы «Хәят» повесте авторы буларак кына белә. Заманында Мөхәммәт Мәһдиев тә Ф.Әмирханның биографиясе – безнең әдәбият тарихында шактый гына «ак таплар» белән чуарланган, бигрәк тә совет чоры аз өйрәнелгән, дигән иде. Быел Фатих Әмирханның тууына 130 ел тулды. Тукай белән яшьтәшләр булгангамы, Ф.Әмирхан шәхесе, аның олуг юбилее да, ничектер, күләгәдәрәк калды сыман. Фәнни-публицистик әдәбиятка нигез салган, татар журналистикасы тарихында зур хәрефләр белән язылган әдипкә багышлап дәүләт күләмендә зур проектлар оештырылмый калды... Филология фәннәре кандидаты, Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институтының язма һәм музыкаль мирас үзәге җитәкчесе Илһам Гомәров Фатих Әмирхан шәхесен киңрәк ачарга тырышты. Казанның бай мулла гаиләсендә туып, «Мөхәммәдия»дә укыган, гаять тирән илаһият белеменә ия булган Фатих Әмирхан нинди шартларда иҗат иткән соң? Ни өчен Ф.Әмирхан, кайбер галимнәр раслаганча, атасының «Имам булырсың!» дигән фатихасыннан тайпылган? Моның өчен аңа җитди язмыш сынаулары да узарга туры килгән, диләр. Гомеренең соңгы көннәрен мохтаҗлыкта уздыруы да сер түгел. - Илһам әфәнде, Тукайның дусты һәм чордашы саналса да, әлеге зур шәхесебезне азрак беләбез шикелле... - Ф.Әмирхан татар әдәбияты классигы саналса да, иҗаты гел күләгәдәрәк кала килде. Тукайның 130 еллыгы, башка шәхесләрнең юбилейлары бер-бер атлы булганлыктанмы, Әмирханга «чират җитмәде»... Быел безнең институт җитәкчелеге бу хәлне бераз төзәтергә булды. «Ф.Әмирхан тормышы, иҗаты, мирасы» дигән Бөтенроссия конференциясе үткәрергә карар кылдык. Әмирханны өйрәнүчеләр, әлбәттә, Татарстан галимнәре. Конференция уңаеннан дүрт басма дөнья күрде. Елга дүрт мәртәбә татарча чыга торган  «Фәнни Татарстан» журналының әдәбият рубрикасы тулысынча Ф.Әмирхан иҗатына багышлана. Анда биш-алты мәкалә урын алды. Икенчесе - әдипнең  төрле сәбәпләр аркасында дөнья күрми калган мәкаләләре, аңа атап язылган хатлар, истәлекләр беренче тапкыр киң җәмәгатьчелеккә тәкъдим ителә. Бу җыентык «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар»  дип атала. Ул тулысынча Ф. Әмирхан иҗатын колачлый. - Анда галимнәрне генә түгел, гади укучыны да кызыксындырырлык  мәгълүматлар бармы? - Ф.Әмирханның якын дусты, фикердәше, журналист Кәрим Сәгъдинең язучы үлеме хакында сәгате, минутына кадәр тасвирлаган көндәлек тексты басылып чыкты. Ул нәрсәсе белән кадерле дигәндә, совет чорында, билгеле сәбәпләр аркасында, фактлар бер яклырак бәяләнсә, бу көндәлектә  икенче як тарафдарларының да карашы ачыла. Хакыйкать өскә чыга... Монда шулай ук күмү процессында эшләгән комиссияләрнең җыелышлары, анда кемнәрнең нәрсә сөйләве, Әмирхан үлеп ятканда янында кемнәр булуы, нинди табиблар караганлыгы, нинди дарулар белән дәвалаулары - болар барысы да көне-сәгате белән теркәп барылган. Журналист Кәрим Сәгъдинең әлеге көндәлеге безнең көннәргә кадәр исән-имин килеп җиткән...

- Бу табышларга ничек юлыктыгыз? - Безгә аны Кәрим Сәгъдинең Санкт-Петербургта яшәүче оныгы Эльмира Тисенко тапшырды. Хәтерләсәгез, Тукайның 130 еллыгына килгәч, фәндә югалган дип саналган хатын институт архивына - Язма һәм музыкаль мирас үзәгенә бүләк итеп тапшырган иде ул. Бабасының  көндәлекләрен дә бүләк итте. Бу көндәлек турында беренче тапкыр Санкт-Петербургтагы Европа университеты профессоры Әлфрид  Бустанов хәбәр итте. Шуннан соң тарихи ядкәр хакында  безгә дә мәгълүм булды. Текстологик яктан эшкәртеп, аны фәнни әйләнешкә кертергә, киң катлам укучыларга тәкъдим итәргә уйладык. Эзләнә, тикшерә торгач, «Хәят» повестеның икенче кисәге (дәвамы) барлыгы ачыкланды. Әдәбият белемендә  әсәрнең дәвамы бармы-юкмы дигән сорау элек-электән кузгатылып килгән. Бер төркем галимнәр бар, кайдадыр югалган гына дисә, икенчеләре «булуы мөмкин түгел», дип белдерде. Факт, кулъязмалар буларак, әле моңа кадәр «Хәят»нең бары тик бер-ике биттән генә торган тексты (икенче өлеше) табылган иде. Хәзер исә Милли музей фондларында аның беренче кисәгенең үз кулы белән язылган -14, икенче кисәгенең  6 дәфтәре сакланганлыгы мәгълүм булды. Аларны галимнәр текстологик яктан эшкәртеп, шушы чорның үзенчәлекләрен саклаган халәттә аерым китап рәвешендә тәкъдим итте. Китапның тагын бер үзенчәлеге - анда аның факсимилесе урнаштырылды.  Монда әдипнең архивларда сакланып калган фотографияләреннән чыгып, аның тормыш юлын, мирасын яктырткан фотосурәтләре барланды. Аның иҗат хронологиясен, тормыш сәхифәләрен чагылдырган китап-альбом укучылар кулына барып иреште. ТР Милли музее фондында, Равил Әмирхановның шәхси архивында сакланган фотодокументлар да биредә урын алды. - Илһам әфәнде, Әмирхан - бөек Тукаебызга да юнәлеш биргән остаз. Нишләп ул аның күләгәсендә калган? Тыйнаклыгы аркасындамы, әллә илебездә совет хөкүмәте урнаштырылгач, бай мулла нәселеннән булуы йогынты ясаганмы? Бәлки башка сәбәпләре дә бардыр? - Ф.Әмирханның бөеклеге мәсьәләсенә килгәндә, әле аңа тиешле бәяне бирә алганыбыз юктыр, мөгаен. Ник дигәндә, ХХ гасыр башындагы татар милли әдәби хәрәкәте, нигездә, Ф. Әмирхан тирәсендә әйләнгән. Ул үзәктә торган. Тукай да, башка язучылар да аның тирәсендә булган. Беренчедән, ул - мөхәррир, бу сүзгә без, бүгенгеләр белән чагыштырганда, тирәнрәк мәгънә салабыз. Нәшир рәвешендә генә түгел, журналистлык эшчәнлегендә дә, үз фикерләре белән  әдәбиятны, мәдәниятне, публицистиканы  билгеле бер калыпларга салып, юлларын күрсәтеп  торучы мәгънәсендә дә, ул әйдәманлык ролен башкарган. Әйе, Тукайга да юлны күрсәткән. 1920 елларда футуристларга, имажинистларга, ягъни әдәбиятта барлыкка килгән эксперименталь юнәлешләргә мөнәсәбәтенә, фикеренә бәйләп шуны әйтә алабыз: Әмирхан мондый төр поэзиягә, мондый төр әдәбиятка каршы булган. Үзенең укучыларына (театр техникумы), даирәсендәге кешеләргә әйтә килгән: «Болар - әдәбиятның эксперименты рәвешендәге вакытлы күренешләр; менә күрерсез: оста язучы буларак сиземләгән, тоемлаган кешеләр, әдипләр шушы экспериментларда батып калмыйча, киләчәктә, барыбер, үзләренең әүвәлге нигезләренә әйләнеп кайтып, матур әдәбиятның асылын икенче төрле аңлый башлар». Шулай булып  чыккан да. Мәсәлән, Гадел Кутуй, Кави Нәҗмине искә алсак та, әлеге фаразлар хакыйкатькә туры килә.


Укучыларыбыз игътибарына Г.Ибраһимов исемендәге Тел, әдәбият һәм сәнгать институты әзерләгән «Рухи мирас: эзләнүләр һәм табышлар» китабында дөнья күргән истәлекләрдән өзекләр тәкъдим итәбез. Биредә Ф.Әмирхан шәхесен ачыграк күзаллардай кызыклы фактлар урын алган. «... Без мәдрәсәдә кунып торып укысак та, ул алай булмыйча, иртә белән Ф. һәм И.Әмирхановларны бик матур кара ат белән, өстенә калын толып кигән кучер мәктәпкә китереп куя торган иде. Аларның кулларында - сумкалар, өст-башлары шәһәрчә матур киенгән. Без, бала булу сыйфаты белән, Казан мулласының балалары дип, аларга сокланып карап тора идек. Алар төшке аш вакытында ләвәшләр, сумсалар ашыйлар, без авылдан килеп озак вакыт үтү сәбәпле күгәрә төшкән икмәк ашыйбыз, җылы аш күп вакытта юк. Болар җимертеп кич белән, тагын кучер белән өйгә кайтып китәләр, җылы тәмле аш, иркә ана чырае күрәләр, йомшак урында йоклыйлар. Теләгән вакытларында мунча, ашарга теләсәләр кәләвә, төрле кәгазь, карандаш – барысы да болар кулында ирекле дип, мин үзем шәхси боларга кызыга идем».

Миргазиз Укмасый «...Фатих мәдрәсәи Мөхәммәдиядә укыган чагында да андагы дәресләрен бик яхшы билгеләргә укып, мәкафәтләр алып килә торган булган. Ул рус телләрен дә өйрәнергә һәм белергә бик тырышкан. 1905 елгы революциянең йогынтысы астында, мәдрәсәи Мөхәммәдиядән 82 шәкерт мәдрәсәне ташлап чыгалар. Болар да шунда катнашалар. Югарыда язылган Урал (Зайцев) урамындагы Фатих Әмирханның атасы Зариф хәзрәт мәдрәсәнең ишек алдындагы бер катлы йортта Фатих Әмирхан, Вафа Бәхтияров, Габдрахман Мостафин, Фатих Сәйфи, Хөсәен Ямашев җитәкчелегендә гектографта басылган беренче прокламацияләрне Фатих Сәйфи, Габрахман Мостафин һәм Хөсәен Ямашев тарафыннан тәрҗемә ителеп, Ямашев (хәзерге Меховщиков) урамы 37 йорт Дулат Алинең атасы Вахит мөәзин мунчасында бастырып таратканнар. 1907 елның җәендә Фатих Әмирхан Москвадан кайткач, Вафа Бәхтияров белән «Әлислах» газетасы чыгару турында хәзерлек алып баралар. Һәм йөрүләре бушка китми: чыгарырга рөхсәт алып, чыгара башлыйлар. Шул ук елның август аенда Фатих кинәт каты  авырый башлый. Аякларына, кулларына һәм бер күзенә паралич булып больницада яткан. Кулларындагы һәм күзендәге авыру бөтен аяклар белән йөри алмаслык булып кала. Кечкенә арбада йөртәләр иде...»

Разия Бәхтиярова «...Фатих Әмирханның «әдәби гомере» 1917 нче елга кадәр ун ел дәвам иткән һәм бу вакыт аралыгы үтү белән тәмамланган. Большевиклар хакимияткә килгәннән соң, Фатих Әмирхан Казаннан башка бер җиргә дә китмәгән, качмаган, әмма ул һичбер вакыт советлар режимын кабул итмәгән. Минем аңлавымча, ул 1922 нче елда Финляндиягә җибәргән хатында тасвирлап язган ачлык һәлакәте вакытында мохтаҗлар файдасына чыгарылган «Икенче Ярдәм Мәҗмугасы»нда ачларга ярдәм максатыннан бастырылган «Тәгъзия» исемле мәкаләсеннән тыш, Совет матбугаты битләрендә башка һичбер нәрсә бастырмаган. 20 ел параличланган хәлдә яшәгән атаклы әдип-журналист 1926 елда вафат була. 1922 нче елны Идел буенда куркыныч ачлык котырган вакыта Финляндиядә яшәгән туганнарыбыз тарафыннан Америка ярдәм оешмасы(АРА) арадашчылыгы белән Казанда яшәгән язучы һәм әдипләргә ашамлыклар тутырылган пакетлар җибәрелә. Алар арасында Фатих Әмирхан да була».

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев