Татар матбугаты
Әманәтне ничек сакларга? ("ВТ")
Мөфти Камил хәзрәтнең: “Туган тел ул – әманәт!” – дип белдерүе этәрдеме, туган телебезнең киләчәген кайгырткан фикер тартышларына, шөкер, дини даирәләребез дә актив кушылды. Узган атнаның пәнҗешәмбе кичендә бер-бер артлы үткәрелгән ике сөйләшү – шуның ачык мисалы. Россия Ислам университеты мөгаллимәләре оештырган “Дини уку йортларында татар телендә укыту мәсьәләләре” дигән “түгәрәк өстәл”гә укытучылардан тыш, шәкертләр дә чакырылган иде.
Сөйләшүне алып баручы ханым мәгълүмат чараларында, телерадиотапшырулардагы сукрануларга кушылып, мөгаен, йөз дә беренче кеше булып, урыс телле укучыларга татар теле укыту методикасының камил булмавын тәкрарлый башлаган иде. Ректор Рәфыйк Мөхәммәтшин йомшак кына итеп аңа шәкертләр янәшәсендә методиканы тәнкыйтьләп утыруның урынлы булмавын искәртте. Чынлап та, методиканы камилләштерү – иң әүвәл галимнәр һәм мәгариф чиновниклары вәкаләтендәге эш ул. Хәер, соңгы вакытта социаль челтәрләрдә бу җәһәттән, дәреслек язганда урыс телле ата-аналарны да катнаштырсыннар иде, дигән теләк-тәкъдимне дә еш ишетергә туры килә. Чынлап та, нигә җәлеп итмәскә?!
РИУ шәкертләренә татар телен белү нәрсәгә кирәк соң? (“Түгәрәк өстәл” янында сөйләшүдә туган телебезне бик үк яхшы белмәүчеләр, РИУда гыйлем эстәүче башка милләт балалары да катнашканга, бу сорау бик тә урынлы һәм вакытлы.) “Россиядә иң тирән илаһият белеме булган халык – татарлар. Дин фәннәре, илаһият өлкәсендә илебездә безнең галимнәрдән дә күбрәк әсәрләр иҗат иткән бүтән милләт юк. Шуңа күрә Россиядәге мөселман халкының мирасын белергә телисең икән, барыбер татар телен, татарларны өйрәнмичә булмый. Курсави, Утыз Имәни, Мәрҗани, Муса Бигиев, Риза Фәхретдин, Галимҗан Баруди, Зыя Камалиларны гына алыйк. Татар теле – Россия мөселманнары мирасын өйрәнү өчен бик мөһим тел. Шул күзлектән чыгып караганда да, татар телен белергә кирәк”, – дип белдерде бу уңайдан РИУ ректоры Рәфыйк Мөхәммәтшин. Шул ук вакытта ул бүгенге глобальләштерү чорында Көнбатыш мәдәнияте, сәнгатенең, урыс теленең зур тәэсире астында яшәвебезне, аз санлы телләрне, гореф-гадәтләрне, гомумән, милли үзенчәлекләрне саклауның кыенлаша баруын таныды, татарлыгыбыз җуела баруның бүтән сәбәпләренә дә тукталды.
“Без, IV гасырда ук үз дәүләтен оештырган зур мәдәниятле халык милли горурлык хисен югалта башладык. XVI гасырның икенче яртысыннан нинди авыр шартларга юлыксак та татар теле дә, динебез дә юкка чыкмаган. Бүген яшьләргә генә түгел, олы яшьтәгеләрнең дә байтагына ниндидер битарафлык чире йокты. Бүгенге процессларны тикшереп карасаң, җәмгыятебездә көнкүреш шовинизмы сизелә. Европада “тартары” сүзе җәһәннәмне аңлаткан.
Татар сүзе белән тартары сүзе бер мәгънәдә йөргән. Татардан курку, татарны яратмау Алтын Урда чорыннан сеңеп калган. Шул ук вакытта Россиядә татар факторын даими файдаланып торганнар. Бүген дә татар телен бетерик дип хыялланалар. Ни өчен икәнен үзләре дә аңлата алмыйлар. Югыйсә татар – Россиядә дәүләтне оештыручы саллы көчләрнең берсе, – дип ачынып сөйләгәннән соң, ул киләчәккә фаразлары белән дә уртаклашты. – Хәзерге вакытта илебездә сигез меңнән артык мәчет бар. Аларның күбесендә имамнар – татар. Татарлар, татар имамнары бетте, ди. Бу хәл шунда ук дин өлкәсен радикальләштерүгә китерәчәк. Шуңа күрә федераль хакимиятләр бүген, Татарстанны саклыйк, татар телен өйрәнә генә күрегез, дип торырга; милләттәшләребезне татар телле Россия гражданнары итеп әзерләүне кайгыртырга тиеш. Татар телен кысу канәгатьсезлек тудыра. Канәгатьсезлек – радикальләшүгә юл дигән сүз. Димәк, кеше проблемаларны хәл итү юлларын башка җирдән эзли башлый. Димәк, аның бу дәүләткә нәфрәте арта. Менә нәрсәгә китерә татар телен кысу”.
Татар телен саклау өчен РИУда мөмкинлек бармы соң? Бар. Бу, беренче чиратта, вузда татар теле кафедрасы булу (дөрес, вуздагы барча мөгаллим дә татарча белә дип раслап булмый әле; миңа калса, белмәгәннәргә бер ел вакыт бирү шарты белән моңа ирешергә, шул рәвешле күпчелек фәннәрне татарча укытуга күчәргә, КФУда чит илләрдән килгәннәргә беренче елны урыс теле укыткан кебек чит төбәкләрдән килүчеләргә әүвәлге елны татарча өйрәтергә мөмкин).
Зыялыларыбыз үрнәкме?
– Гади эшче, инженерларга гына түгел, кайбер зыялыларыбызга да милли горурлык хисе җитми. Өйләрендә балалары, оныклары белән татарча сөйләшмиләр, аралашмыйлар. Билгеле, гаиләдә туган телебездә сөйләшү генә аз. Әмма өеңдә татар теле дәүләт теле, аралашу чарасы түгел икән, зур мөнбәрләргә чыгып, туган телебезне кайгыртып нотык тотудан ни мәгънә?! – дип белдергән РИУның татар теле кафедрасы мөдире Рафилә Гыймазованың борчылуы да яхшы аңлашыла. Оныкларының урыс сыйныфына эләкмичә, фамилиясе татар булганга, татар сыйныфында туган телебезне өйрәнергә мәҗбүр булуыннан зарланучы профессорларны да күреп-ишетеп торабыз. Әнә КФУ доценты Диларә Муфтахетдинова хәләл җефетенә тәэсир итә алган бит. “Ирем үз әтисенә һаман, балачакта ияләшкәнчә “папа” дип эндәшә, әмма балаларыбыз аның үзенә “әти” дип әйтә. Әти, дип әйтүләре күңеленә якынрак. Бәлкем минем дә йогынты булгандыр инде”, – дип сөйләде ул.
Күптән түгел зыялы гына бер ханым Казан янында, туган авылында мәчет төзетте. Мәчетне ачу тантанасына кызы бераз соңарып кайткан икән. Тантана беткәч, 15 яшьлек кызы йөгереп килеп, кочып алды аны. Нишләптер бу күренеш сөендермәде мине. “Мамочка!” диде бит.
Өйдә сөйләшү дигәннән. Бер ерак районнан, мәчет юбилееннан кайтып киләбез. Мондый тантаналарга еш чакырыла торган сәфәрдәшем юлда зарланып бара. “Һич акценттан котылып булмый. Татар тамашаларында еш катнашкач, урысча сөйләшү сирәк эләгә. Бер көнне мәктәптә укучы балаларым белән, сөйләмемне камилләштерим әле, дип урысча сөйләшә башлаган идем. Балаларым аптырап калды. “Әти, сиңа нәрсә булды? Нигә урысчага күчтең?” – диләр. Кем әйтмешли, урыс теле төтен кебек теләсә кайсы төштән кергәндә, инглиз теленең тәэсире көчәеп барганда без-татарлар өчен үз балаң белән башка телдә сөйләшү – көферлек, әманәткә хыянәт дип бәяләнергә тиеш, миңа калса.
– Бүген урыс теле аралашу, интернет теленә әйләнеп бара. Татар теле ешрак кулланылсын өчен киңрәк, зуррак мохит кирәк. Әйтик, татар балалар телеканалы булдырасы иде. Дини мохитне татарчага әйләндерү өчен хәзер мөфтиятебез байтак адымнар ясый. Мәчетләребездә җомга вәгазьләре татарча гына укыла башлады. Cмартфоннар өчен Telegram хәбәрләшү системасында махсус “Татарский для начинающих“ каналы, кесә телефоннары өчен “Татар сүзе” дигән кушымта булдырылды. Кем генә өйрәнсен дисәк тә кызыксындыра белергә кирәк, – дип сүзгә кушылды ТР Диния нәзарәтенең фән һәм мәгариф бүлеге мөдире Айдар Карибуллин.
– Кызыксындыру, билгеле, зарурдыр. Әмма мәскәүлеләрнең ирекле дәрес итү омтылышы чынга ашса, татар телен совет заманындагыча расписаниедә соңгы – бишенче, алтынчы дәрес итеп куя башласалар, аңа калучылар аз булачак. Укучыларга болай да күп сабак үзләштерергә туры килә. Килешәм: милли горурлык тәрбияләргә, моның өчен туган телне генә түгел, балаларга татар тарихын да җиткерергә кирәк. Хәзер мин бөтен гомеремне татар тарихын популярлаштыруга багышладым. Милли тарих – кызыксындыруның бик отышлы юлы, – дип киңәш итте үз чиратында Диларә Муфтахетдинова.
“Татар теле нигә кирәк ул?”
РИУның уку-укыту бүлеге мөдире Нәзирә Гыйззәтуллина, Диларә ханымны куәтләп, кызыксындыруның тагын бер ысулын тәкъдим итте – вәгазь сөйләү осталыгын арттырырга чакырды. “Җәлил хәзрәт Фазлыев, Йосыф хәзрәт Дәүләтшин, Рамил хәзрәт Юныс кебек имамнарның вәгазьләрен халык авызын ачып, бөтен күңелен биреп тыңлый. Менә шундый матур һәм камил, кеше күңеленә үтеп керә торган вәгазьләрне татарча начар белүчеләр дә аңларга тырышып утыра. Без шәкертләрне шушылай матур итеп татарча сөйли-яза алучы; татар, урыс, гарәп телләрен яхшы үзләштергән белгечләр итеп чыгаруны максат итеп куйдык. Телебезнең мөшкел хәлгә төшүенә, әти-әни буларак, үзебездә дә гаеп зур. Беренчедән, өйдә татарча аралашмыйбыз. Әгәр әти-әни өйдә татарча гына сөйләшсә һәм балаларыннан да шуны таләп итсә, бала телен онытмый, урысчага күчми. Икенчедән, әти-әниләр балаларын урыс мәктәпләренә, урыс сыйныфларына укырга кертә. Өченчедән, балаларын башка милләттәгеләргә кияүгә бирә-өйләндерә. Менә шулай кечкенә проблемалар зурга әйләнә. Ата-аналар җыелышында, кайберәүләрдән, зачем нам этот татарский язык, дигән сүзне ишетәм дә, егылып китә язам. Әле бит аларның байтагы – үзебезнең татар кешесе. Милли үзаңы шулай түбән булганнарга ничек тәэсир итәргәдер – белмим”, – дип ачынып сөйләде ул.
Шөкер, шәкертләр дә авызына су кабып утырмады. Татар теленең мохите тар, дип зарланучы бер туташны исәпкә алмаганда, телебез бетә, дигән төшенкелек сизелмәде алар тарафында. Әйтик, Башкортстанның Краснокама районындагы Яңа Актанышбаш авылы егете, шәригать факультеты укучысы Шамил Гыйлаҗетдинов, милли горурлык булганда милләтебез бетмәячәк, дип белдерде. Алай гына да түгел, Шамил фикерләрен шигъри юллар белән дә җиткерде: “Борынгы заманнардан бабам горурланып татарча сөйләшкән, әрем исле яланнарда иле өчен батырларча көрәшкән. Үтте еллар. Иренемдә әле дә шул әрем тәме. Далаларда, авыл-калаларда җитлеккән җирем яме. Халкым, гүзәллегең күреп гашыйк булам сиңа яңадан. Тик ялкын кебек бердәмлегең булса гына, килер сиңа яңа дан. Әлегә ни файда бар кәккүк кеби сайраудан. Сүзең – козгын, эшең – чеби! Телең, үзең горур булса гына горур булыр Ватан!”
Адым-адым татарча
Шул ук көнне кичен Галиев мәчетендә оештырылган мөселман бәхәс клубында да сүз татар теленең дәрәҗәсен күтәрү, тормышта кулланышын киңәйтү юллары эзләнде. Мөфтинең беренче урынбасары Рөстәм хәзрәт Вәлиуллинның, туган телебезне, гореф-гадәтләребезне яхшы белгәннәргә ислам дине гыйлеме аеруча җиңел бирелә, дип раславы күпләрнең күңеленә сары май булып яткандыр, шәт. Ни кызганыч, мөселман яшьләребез арасында, татар телен өйрәнгәнче гарәп телен өйрәнәм мин, дип туган телен өйрәнүдән баш тартучылар да бар икән. “Гадәттә андыйлар гарәп телен дә үзләштерә алмый. Татар теленнән дә мәхрүм кала”, – дип нәтиҗә ясады хәзрәт. Дин әһелләребез кабул итеп бетермәсә дә, бу рәвешле фикерләүне байтак галимнәребез татар исламы дип атый.
– Мин – татар, шулай булгач, туган телемне белергә тиеш. Яшьләрнең башына менә шушы фикерне сеңдерергә кирәк. Икенчедән, кешегә вөҗданы аша тәэсир итәргә, оялтырга, гарьләндерергә мөмкин. Өченчедән, тышкы ысул. Әйтик, татарча белгәннәргә эш урынында өстәп түләргә була. Дөрес, бу ысул әлегә бездә эшләми. Дөнья базарына татарны таныта торган эшләнмәләр тәкъдим итәргә иде. Яңа, алдынгы татар мәдәниятен булдыра алсак, бездән соң киләчәк буын татар телен яхшы беләчәк. Моның өчен һәрберебезнең кечкенә генә булса да адымнар ясавы зарур. Менә мин аралаша торган урыс, яһүд, алманнарда татар теленә кызыксыну уята алдым. Хәзер алар телебезне өйрәнә башлады. Телебезне яшәтә-үстерә торган кечкенә, әмма даими гамәлләребез булсын. Әлеге рецепт илебездәге һәрбер телгә туры килә, – дип тәкъдим итте үз чиратында “Гыйлем” электрон ресурсы җитәкчесе Айдар Шәйхин.
Чынлап та, һәрберебез өендә, эш урынында булсын, әткәй-әнкәйләрдән әманәт булып калган телебезне балаларыбызга, оныкларыбызга тапшыру өчен көн дә, ни дә булса эшләргә тиеш.
Рәшит Минһаҗ, Ватаным Татарстан
Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз
Нет комментариев