Елына 7,5 мең турист кабул иткән Питрәч районындагы музейны кытайлар үз итә (видео)

Питрәч районы Ленино-Кокушкино авылында урнашкан шул ук исемдәге музей-тыюлыкта киләсе елда төзекләндерү эшләре башланачак. Быел биредә газ белән җылыту системасы җайга салынган. Моңа кадәр музейны җылыту 500 мең сумга төшсә, хәзер бу сумма 200-220 мең сум тирәсе тәшкил итәчәк. Янга калган акчалар музей-тыюлыкны тәртипкә китерүдә тотылачак. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгы хәбәрчесенә музей-тыюлыкның директоры Рөстәм Габдерәхимов бәян итте.

Музей Ленино-Кокушкино авылының үзәгендә урнашкан. Бирегә килүчеләр һич адашырлык түгел, чөнки авылга кергән юл туп-туры кайчандыр Владимир Ленин яшәгән йортка илтә. Музей каршында кунакларны элеккеге ил юлбашчысының бюсты каршы ала. Музей ХIХ гасырда салынган биналарда (кайберләре ХХ гасыр башында кабат торгызылган) урнашкан. Тирә-якны биек наратлар, агачлар чолгап алган. Якында гына Үшнә елгасы ага.

“Ленино-Кокушкино” музей-тыюлыгының территориясе 7,6 гектардан гыйбарәт. 2003 елга кадәр ул В.И.Ленин музее дип аталып йөртелгән. Утар комплексын саклап калу өчен 13 ел элек аның исеме үзгәртелә.

Бланклар (Владимир Ильич Ленинның әнисе — Мария Александровна ягыннан әби-бабасы — Л.Л.) һәм Ульяновлар яшәгән йортта 677 экспонат сакланган. Аларның күпчелеген Владимир Ленинның шәхси документлары, аның гаилә әгъзаларының хатлары һ.б. тәшкил итә. Музей-комплексында дистәгә якын кеше эшли.

Директор Рөстәм Габдерәхимов соңгы 3-4 елда музейга игътибар артуын әйтте. Чит илләр − Кытай, Германия, Бөекбритания туристлары да Ленин йорты белән кызыксына. В.Ленин аеруча кытайлар өчен кызыклы, дип билгеләп үтте директор. “Алар Ленинга бәйле тарихыбыз, аның әти-әнисе белән кызыксыналар. 1990 елларда туристлар азайган иде. Хәзер кызыксынучылар күбәя”, - диде әңгәмәдәшебез.

Биредә Ленинның төп йортыннан тыш, җәйге йорт, атлар сарае, баз, келәт кебек каралты-куралар да бар. Тарихи биналардан ерак түгел генә административ бина урнашкан. Моңа кадәр әлеге биналарны җылыту кыенлыгы булса, быелгыдан бу мәсьәлә уңай хәл ителгән. Билгеле инде, комплексны тәртиптә тоту да чыгымнар сорый. “Киләсе елга безгә музей-комплексын төзекләндерергә вәгъдә бирделәр. Бу мәсьәлә хәзер Татарстан Хөкүмәте контролендә. Монда эш бик күп, билгеле. Советлар Союзы таркалганнан соң, идеология булмагач, кызыксыну бөтенләй беткән иде диярлек”, - диде Рөстәм Габдрахманов.

“Ленино-Кокушкино” музей-тыюлыгының директоры Рөстәм Габдерәхимов 

Төзекләндерү эшләре этаплап барачак. Газ белән җылыту системасын гамәлгә кертү — шуның беренче этабы. Әлегә күпме акча кирәк булачагы мәгълүм түгел, чөнки сметалар төземәгән. Якынча исәп белән бу сумма 40 млн сум булыр дип көтелә.

Музей белән балалар да кызыксына, дип белдерде музей-тыюлык җитәкчесе. “Бигрәк тә Казаннан укучы балалар күпләп килә. Гаилә белән Киров өлкәсе, Екатеринбург, Ижевск калаларыннан килүчеләр шактый. Җәй айларында аена 150-200 кеше килә, елына якынча 7,5 мең кешене кабул итәбез”, - дип ассызыклады Рөстәм Габдерәхимов.

“Балалар Ленин белән бик кызыксына, аларга дөрес итеп аңлатырга гына кирәк”

Балалар Ленин язмышы, аның тарихы белән бик нык кызыксына, аларга бу хакта бары дөрес итеп аңлатырга гына кирәк, ди музей фондын саклаучы Люция Зиннәтуллина.

Музей-тыюлыкның фондын саклаучы Люция Зиннәтуллина

“Балалар сөргеннең нәрсә икәнлеге белән кызыксына. Ленинны нигә сөргенгә сөргәннәр, нинди җинаять эшләгән ул дип, еш сорыйлар. Алар экскурсиянең азагында бик канатланып, шундый кеше дөньяда булган икән, дип, горурланып китәләр”, - диде безне музей белән таныштырган Люция Зиннәтуллина.

Аның сүзләренчә, әлеге утарны Владимир Ленинның бабасы — Александр Сергеевич 1847 елда сатып ала. Ленин биредә 1 ел дәвамында сөргендә була.

“Ленин хатирәләре буенча, Владимир Ильич бирегә килгәндә өй белән аның апасы Любовь Александровна (әнисенең бертуганы — Л.Л.) идарә итә торган була. "Без җәйге өйдә тукталдык. Барлык тишек һәм ярыклардан җил өрә, кар керә иде. Өйдә ипи исе чыккач кына юрган астыннан чыга идек", - дип язып калдырган ул”,- дип сөйләде экскурсия алып баручы.

Ленин сөргендә вакытта яшәгән йорт революция вакытында яндырылган. Любовь Александровнаның кызы Евдокия хатирәләре буенча, каралты-куралар яңадан торгызыла. 1936 елда төзекләндерелә башлаган комплекс 1939 елда тулысынча әзер була һәм музей буларак халыкка хезмәт күрсәтә башлый.

Музейда Владимир Ленинның аттестаты, аның әнисе язган прошение, фотосурәтләр һ.б. кәгазьләр саклана.

“Кытайдан килгән туристлар аеруча кызыксынып, йотлыгып тыңлый. Алар һәр документны җентекләп карый, фотога төшерә, ниләрдер язып ала. Алар өчен мондагы экспонатлар бик кызыклы”, - дип искәртте Люция Зиннәтуллина.

Бинаның бер бүлмәсе Владимир Ульяновның бабасы — Александр Дмитриевич Бланкка багышланган. Ул яһүд милләтеннән булган, әмма Россиядә белем алу өчен христиан динен кабул иткән. Александр Бланк үз чорында танылган табиб саналган. Аның янына дәваланырга чит төбәкләрдән дә килгәннәр. Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, музей-тыюлыкта Ленин чорыннан калган бары тик 2 генә шәхси экспонат бар.

Бинаның икенче катында урнашкан бер бүлмә исә Владимир Ленинның йокы бүлмәсе итеп җиһазландырылган. Анда агачтан эшләнгән ятак, өстәл, лампа, тирбәлә торган креслоны күрергә мөмкин. Шулай ук стенада китап киштәсе һәм китаплар урнаштырылган. Владимир Ленин биредә белемен арттырган, институтка керергә әзерләнгән һәм имтиханнарсыз гына югары уку йортына кергән.

Владимир Ильич Ульянов (псевдонимы Ленин; 10 (22) апрель 1870, Сембер (Ульяновск) — 21 январь 1924, Мәскәү өлкәсе, Горки) — СССРга нигез салган кеше; революционер, совет сәяси һәм дәүләт эшлеклесе, большевикларның Россия социал-демократик эшчеләр партиясен төзүче, 1917 елгы Октябрь революциясен оештыручыларның берсе, РСФСРның Халык Комиссарлары Советын (хөкүмәтен) төзүче, дөнья тарихында беренче социалистик дәүләт булдырган шәхес. Марксизм-ленинизм фәлсәфәсенә нигез салучы, Өченче (Коммунистик) интернационалны һәм СССРның Халык Комиссарлары Советының беренче рәисе. 

Владимир Ульянов 1887 елда

Ленино-Кокушкино (рәсми булмаган атамасы - Апакай, Казан ханлыгы чорында - Яңасала) — район үзәге Питрәчтән 10 км ераклыкта урнашкан. Халкының күпчелеген (63 процент) татарлар тәшкил итә. 

1887 елның 8 (20) маенда Владимир Ульяновның абыйсы Александр император Александра III һөҗүм ясау сәбәпле, үлемгә хөкем ителә. Бу гаиләне, шул исәптән Владимирны да нык тетрәндерә. Ул Казан университетындагы яшерен түгәрәккә әгъза булып керә һәм 1887 елның декабрендә уку йортының яңа уставына каршы студентлар фетнәсендә актив катнаша. Владимир Ульянов кулга алына. Апасы Любовь Александровна Ардаша үтенече буенча ул Казан губернасы, Лаеш өязе Кокушкино авылына сөргенгә озатыла һәм шунда бер елга якын яши. Казанга ул 1888 елның көзендә әйләнеп кайта. В.И.Ленинның Кокушкино авылында булуы хакында аның үзе, апасы һәм сеңлесе язган истәлекләр, шулай ук әдәби әсәрләр, мәсәлән, Сибгат Хәкимнең Кокушкино крестьяннарының Ленинга хаты» (1961), «Баһавиның моңы» (1963) поэмалары бар.

В.И.Ленин 1920 елда

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Нравится
Поделиться:
Реклама
Комментарии (0)
Осталось символов: