Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Елның төп сәяси вакыйгасы – сайлауларга санаулы сәгатьләр калып килә

Бүген «Татар-информ» мәгълүмат агентлыгында Татарстан Республикасы Үзәк сайлау  комиссиясе рәисе Әгъзәм Гобәйдуллин катнашында матбугат конференциясе узды. Анда сайлау кампаниясе эшчәнлегенә, гомуми әзерлеккә йомгак ясалды. Дәүләт Думасына депутатлар сайлау Үзәк, 6 округ , 65 территориаль һәм 2812 участок сайлау комиссияләренә йөкләнгән. Участок сайлау комиссияләре исәбендә 2764е даими, ә 48е хастаханә, шифаханә, ял йортлары, вокзал, аэропорт һ.б. вакытлыча булу урыннарында оештырылган сайлау комиссияләре.

Татарстанда барлыгы 2 933 107 сайлаучы исәптә. Казан шәһәрендәге 415  сайлау участогында видеокүзәтү оештырылган, онлайн трансляция алып барылачак. Республиканың барлык сайлау участокларында 13 мең күзәтүче эшләячәк. 10 меңгә якыны сәяси партияләр мәнфәгатен кайгыртса, 3 меңе бермандатлы округ кандидатлары хокукларын яклый. Болардан тыш, сайлау участокларында комиссиянең хәлиткеч тавыш хокукына ия әгъзалары, кандидатларның һәм партияләрнең ышанычлы вәкилләре, журналистлар катнашуы көтелә.

– Участок сайлау комиссияләре сайлауларга тулысынча әзер. Бүген барлык сайлау участоклары бюллетеньнәр кабул итә. Сайлаучылар тарафыннан 25 меңләп башка участокта сайлау хокукы бирә торган таныклыклар (открепительные) алынган. Алар исәбендә хаҗ сәфәрендәге кардәшләребез, турист буларак чит илләргә китүчеләребез дә бар. 48 илдә территориаль сайлау комиссияләре оештырылды. Чит илләрдә гомер итүче ватандашларыбызга да быел Дәүләт Думасына депутатлар сайлау мөмкинлеге тудырылды. Сайлау көнне сәламәтлеге какшап китүчеләр, үз сайлау участокларына шалтыратып, җаваплыларны өйгә чакырта ала. Гаризалар сәгать 14.00гә кадәр кабул ителә. Ә башка участокларда сайлау хокукы бирә торган таныклыкларны 17 сентябрь көнне сәгать 18.00гә кадәр үз участокларыгыздан килеп ала аласыз, – дип һәр нечкәлеккә тукталды Әгъзәм Гобәйдуллин.

Чыганак: http://intertat.ru

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев