Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Эльмира Зарипова татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады

Татарстан хезмәт, халыкны эш белән тәэмин итү һәм социаль яклау министры Эльмира Зарипова татарстанлыларны Халыкара гаилә көне белән котлады. "Календарьдә 15 май, димәк, бүген без иң игелекле һәм якты бәйрәмне - Халыкара гаилә көнен билгеләп үтәбез. Гомер-гомергә гаилә барлык кеше тормышына иң төп кыйммәтләрдән саналган, санала һәм саналачак. Нәкъ менә гаиләдә балаларга эш сөючәнлек, толерантлык, кайгыртучанлык, өлкәннәргә хөрмәт кебек сыйфатлар салына. Өй шартларында милләтнең әхлакый һәм физик сәламәтлеге формалаша, иң яхшы традицияләре күчерелә. Әмма җәмгыятьнең лаеклы әгъзасын бары тик игелек, татулык һәм гармония мохитендә генә тәрбияләп була. Бүген республикада 1 млн 70 меңнән артык гаилә яши, шул исәптән 31 854 гаилә - өч һәм аннан артыграк бала тәрбияләнгән күпбалалы гаилә. Бүгенге көндә гаилә кору институтының роле үсеш алуын билгеләп узарга кирәк. Ел башыннан гына Татарстанда 6383 гаилә теркәлгән, бу узган ел күрсәткечләрен узып киткән. Без гаилә институтын яклауга һәм ныгытуга, гаилә кыйммәтләрен формалаштыруга бөтен көчебезне куябыз.Узган елда балалы гаиләләргә ярдәм итүгә юнәлдерелгән гомуми акчалар күләме 7,7 млрд сумнан артып киткән. Социаль хезмәт күрсәтү учреждениеләре тарафыннан 58 038 гаиләгә таләп ителгән социаль, хокукый һәм матди ярдәм күрсәтелгән. Гаиләгә ярдәм итү мәсьәләләрендә зур игътибар "куркыныч астындагы төркемнәр"гә күрсәтелә. Даими рәвештә күпбалалы гаиләләр һәм социаль авырлыклар кичергән гаиләләрнең яшәү шартлары тикшерелә. Мондый эшчәнлек балигъ булмаганнар арасында социаль ятимлек, аларның урам балаларына әйләнүен киметергә һәм бу күренешләрне юк итәргә булыша. Бу истәлекле көндә үз балаларын гына түгел, гаиләгә алынган балаларны да тәрбияләүче ата-аналар. шулай ук күпьеллык гаилә стажына ия парлар чын күделдән рәхмәт сүзләрен кабул итәргә лаеклы. Яшьләр мондый яхшы үрнәкләрне мөмкин кадәр күбрәк күрергә тиеш. Бу бәйрәм зур өстәл янында бергә җыелырга, көннең вакыйгаларны турында сөйләргә, уңышлар һәм уңышсызлыклар белән бүлешергә, гаилә традицияләрен искә төшерелгә, иң гади әйбер - якыннарыгызның игътибары һәм кайгыртучанлыгы белән ләззәтләнергә шәп сәбәп булсын иде", - диелгән котлауда.
Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев