Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә ветераннарның “Балкыш” фестивале уза

Әлмәт шәһәренең “Нефтьче” Мәдәният сараена республиканың көньяк-көнчыгыш төбәгеннән өлкән яшьтәге 400 ләп үзешчәне җыелды. Быел әлеге хәрәкәткә биш ел, ә фестивальнең дүртенче тапкыр үткәрелүе, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Әлмәтлеләрне һәм кунакларны район башлыгы Айрат Хәйруллин сәламләде. Ул өлкәннәрнең үзләренең энергияләре, дәртләре белән яшьләргә үрнәк булуын билгеләп үтте, уңышлар теләде.

Ветераннарның республика иҗтимагый оешмасы советы рәисе Хәбир Иштирәков ассызыклаганча, фестивальдә катнашучылар саны арта бара. Беренче фестивальдә 3,5 мең кеше катнашса, узган ел аларның саны 10 меңнән дә артып киткән. Әлмәтлеләр - безнең фестивальнең көзгесе, сезнең катнаш хор үзе генә дә ни тора, диде ул.

Жюри рәисе - Татарстанның халык артисты Шамил Әхмәтҗанов та көньяк-көнчыгышның талантларга бай төбәк булуын, алар арасыннан иң-иңнәрне сайлап алу авыр булачагын таныды. Жюрида исемнәре халкыбызга яхшы таныш булган Лима Кустабаева, Рамил Курамшин, Венера Гәрәева һәм башкалар бар.

Зона турын ачу тантанасында район һәм республика мәдәниятенә зур өлеш керткән ветераннарга бүләкләр дә тапшырылды.

Әлмәтлеләр жюри һәм тамашачылар хөкеменә “Сәрбиназ”, “Сеспель” һәм “Гармония” ансамбльләре, Галина Бибанина, Валерий Саматов, Роберт Андреев, Валентина Нечаева һәм ветераннарның катнаш хоры чыгышларын тәкъдим итте. Башка районнар да искиткеч концерт номерлары белән килгән иде, дип хәбәр итәләр Әлмәттән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar 

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев