Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә ТР мәгариф һәм фән министрлыгының коллегия утырышы узган

Чарада күтәрелгән төп темаларның берсе – укучыларны тәрбияләү стратегиясендә төп үсеш юнәлешләрен билгеләү. Мәгариф, мәдәният идарәләре вәкилләре, югары уку йортлары һәм урта һөнәри белем бирү йортлары җитәкчеләре – мәгариф системасында һәм үсеп килүче буынны тәрбияләүдә мөһим роль уйнаган барлык учреҗдение вәкилләре катнашында мондый коллегияләрне интерактив күргәзмәләр белән башлап җибәрү күркәм традициягә әверелде. Әлмәт укучылары һәм студентлары, яшь эшмәкәрләр, варислар оешмасы, яшь армеецлар хәрәкәте егет-кызлары әзерләгән чыгышлардан министр канәгать калды. - Заманча белем һәм тәрбия бирү турында сүз алып барабыз икән, иң элек һөнәри юнәлеш, балаларга өстәмә белем бирү кебек төшенчәләргә игътибарны арттырырга тиешбез. XXI гасыр таләпләренә туры килердәй, әхлакый яктан нык, сәләтле һәм Ватанын сакларга әзер булган шәхес үстерү балаларга белем һәм тәрбия бирүдә өстенлекле юнәлеш булып тора. Мәктәпләр исә бу очракта иң гуманлы тәрбия бирү системасын формалаштыра, - диде Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары -  Татарстан мәгариф һәм фән министры Энгель Фәттахов. Утырышта яңгыраган чыгышлар шактый өлкәләрне колачлады. Аеруча дәрестән тыш эшчәнлеккә, ресурс үзәкләрен киңәйтүгә, өстәмә белем бирү мәсьәләләренә төп басым ясалды. ТР мәгариф һәм фән министрының беренче урынбасары Андрей Поминов әлеге уңайдан соңгы елларда алып барылган стратегиянең уңай үзгәрешләр бирүен ассызыклады. Әле моннан берничә ел элек кенә мәктәпне тәмамлаучыларның 70 проценты югары уку йортларын сайлап, нибары 30 проценты гына һөнәри белем бирү учреждениеләренә укырга керсә, бүген бу күрсәткечләр инде 50 гә 50 не тәшкил итә. Укучының киләчәген формалаштыруда мөһим роль уйнаган һөнәр сайлауда «Юл карталары» булдыру да бу юнәлештә чынбарлыкны ачыкларга ярдәм иткән. Моннан тыш, утырышта укытучыларның хезмәт хаклары хакында да сүз барды. Энгель Фәттахов аны якын киләчәктә илдәге мөгаллимнәрнең уртача хезмәт хаклары белән тигезләргә кирәклеген белдерде. Укучыларны тәрбияләүдә үсеш юнәлешләрен билгеләү дигәндә, сыйныф җитәкчеләре турында да онытмаска кирәк. Якын киләчәктә бу юнәлештә ныклы үзгәрешләр булыр дип көтелә. Иң элек алар өчен махсус ташламалар, бәйгеләр, грантлар булдыру күздә тотыла. Коллегия ахырында алдагы елларга бурычлар билгеләнде, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев