Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләячәкләр

25 октябрь көнне Әлмәт татар дәүләт драма театры бинасында Саҗидә Сөләйманова исемендәге ХI әдәби премия лауреатларын һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы булачак. Быел лауреат исеменә «Ак бүре» шигъри җыентыгы өчен Әлфия Хаҗиәхмәтова, «Певчий кот» балалар шигырьләре җыентыгы өчен Борис Вайнер, «Ерактагы йолдызым» шигъри җыентыгы өчен Халисә Кузьмина лаек булган. Кызыксындыру премияләре «Слепая любовь» хикәяләр җыентыгы өчен Гөлфия Исхаковага, «Агымсу» шигъри җыентыгы өчен Рәвхат Имамиевка, «Хәят күгем» шигъри җыентыгы өчен Лениза Вәлиевага бирелә.

Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияләрне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан түбәндәге студентлар ала: Зөһрә Вилданова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институтының 3 курс студенты; Полина Пантелеймонова, Казан дәүләт медицина университеты дәвалау факультетының 6 курс студенты; Зилә Сабитова, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты 3 курс студенты; Алсу Сәлахова, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты 2 курс студенты; Йолдыз Хөрмәтуллина, КФУның филология һәм мәдәниятара коммуникация институты 3 курс студенты.

Ә Татарстан Республикасының нефть төбәге уку йортлары исә түбәнге студентларны стипендия алуга тәкъдим иткән: Сөмбел Әхмәтҗанова, Яр Чаллы дәүләт педагогика университетының филология факультеты 3 курс студенты; Руфия Гайфетдинова, Түбән Кама педагогика көллияте («Мәктәпкәчә белем бирү» белгечлеге) 3 курс студенты, Борис Булатников, Әлмәт дәүләт нефть институтының «Нефть һәм газ ятмаларын эшкәртү һәм аларны эксплуатацияләү факультеты 4 курс студенты; Римма Фәррахова, Алабуга институты (КФУ филиалы) филология һәм тарих факультетының 2 курс студенты; Эльвира Хәкимханова, Түбән Кама педагогика көллиятенең («Башлангыч сыйныфларда укыту» белгечлеге) 4 курс студенты.

Искәртеп узабыз: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды.

1980 елда арабыздан киткән Саҗидә Сөләйманова шигърияттә сизелерлек эз калдырды. Хәсән Туфан аны "Татар Ахматовасы" дип атаган иде. Аның бик күп шигырьләре халыкта яратып җырланган җырларның сүзләренә әверелде. Казан, Әлмәт шәһәрләре, Башкортстанның Яңавыл һәм Тәтешле районнары үзәкләрендәге урамнарга Саҗидә Сөләйманова исеме бирелгән. 2006 елда Татарстан китап нәшрияты тарафыннан "Со звездами наедине" ("Йолдызлар белән икәүдән икәү") дип аталган шигырьләр җыентыгы басылып чыкты. Исән булса, быел аңа 90 яшь тулган булыр иде.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

     

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев