Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә Саҗидә Сөләйманова ис. ХII әдәби премия лауреатлары һәм стипендиатларын бүләкләү тантанасы узды

"Без бу премияне 2006 елда ул вакыттагы Татарстан Язучылар берлеген җитәкләгән Илфак Ибраһимов белән башлап җибәргән идек, – дип чыгышын әдәби премиянең тарихыннан башлады "Татнефть" компаниясе генераль директоры урынбасары Рөстәм Мөхәммәдиев. – Әмма акча бирү белән генә булмый бит әле. Аны оештырырга да, аңа лаек булган талантлар булуы да кирәк. Безнең андый талантларыбыз бар һәм премиянең абруе елдан-ел арта бара. Әдәби премия лауреатларын Әлмәт районы башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Светлана Лаптева, Татарстан язучылар берлеге рәисе Данил Салихов котлады. 0364 Искәртеп узабыз, быел лауреат исеменә «Илекәй батыр» әкиятләр китабы өчен Галимҗан Гыйльманов, «Күңел тәрәзәләрем» китабы өчен Рәзинә Мөхияр, «Авось, Небось и Кабы» китабы өчен Лев Кожевников лаек булды. Кызыксындыру премияләре «Нурлы җиһан» китабы өчен Зинаида Захаровага, «Әйтер сүзем бар» шигырьләр җыентыгы өчен Фәнәвис Дәүләтбаевка, «Ризасызлык» шигырьләр җыентыгы өчен Фәнил Гыйләҗевка биреләде. Саҗидә Сөләйманова исемендәге стипендияләрне Татарстан Республикасы Язучылар берлеге тәкъдим иткән кандидатлар арасыннан түбәндәге студентлар алды: Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм мәдәниятара коммуникацияләр институты студентлары Зилә Сабитова, Алсу Салахова, Казан (Идел буе) федераль университеты филология һәм сәнгать институты студентлары Гүзәл Закирова, Гөлүсә Шиһапова, Казан (Идел буе) федераль университеты фундаменталь медицина һәм биология институты студенты Николай Ефимов. Ә Татарстан Республикасының нефть төбәге уку йортлары исә түбәнге студентларны стипендия алуга тәкъдим итте: Рәзилә Исхакова (Азнакай районы), Илүзә Латыйпова (Мамадыш районы), Зилия Гулова (Лениногорск районы), Нурзилә Хәлилова (Чистай районы), Денис Шишкин (Оренбург өлкәсе). Әдәби премия тапшыру тантанасында Татарстанның атказанган артисты Марсель Вагыйзов, Ваһапов премиясе лауреатлары Гөлсирин Абдуллина, Азат Абитов, Әлмәт театры артистлары катнашты. Тантананың хөрмәтле кунаклары – Татарстанның күренекле татар шагыйрьләре Марсель Галиев, Гәрәй Рәхим, Эльмира Шәрифуллина һәм башкалар иде. Әдәбият бәйрәменә кунак булып Саҗидә Сөләйманованың улы Әнвәр Маликов һәм аның хатыны Асия Маликова да килгән иде. Мәгълүмат өчен: Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия “Татнефть” компаниясе һәм Татарстан Язучылар берлеге тарафыннан 2005 елда гамәлгә куелды. Саҗидә Сөләйманова исемендәге әдәби премия лауреатлары арасында Флера Гыйззәтуллина, Роза Кожевникова, Фоат Садриев, Клара Булатова, Альберт Хәсәнов, Рәниф Шәрипов, Дамир Гарифуллин, Гарифҗан Мөхәммәтшин, Асия Юнысова, Җәүдәт Дәрзаман, Гәүһәрия Хәсәнова-Мәһдиева, Вакыйф Нуруллин, Мансур Шиһапов, Гөлчәчәк Галиева һәм башкалар бар. Мәгълүмат өчен: Саҗидә Сөләйманова 1926 елда Башкортстанның Яңавыл районы Яңавыл авылында туган. Саҗидә Сөләйманова шигърияттә сизелерлек эз калдырды. Аның бик күп шигырьләре халыкта яратып җырланган җырларның сүзләренә әверелде. Шагыйрә озакка сузылган каты авырудан соң 1980 елның 10 маенда Әлмәт шәһәрендә вафат булды. 2016 елда аның истәлегенә багышланган “Шигъриятнең күкчәчәге” җыентыгы тәкъдим ителде.  
Рузилә Мөхәммәтова, Татар информ

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев