Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә музыка көллияте коллективы һәм хатын-кызлар советы балаларны сөендергән

Яңа ел алдынан әкият яки концерт номеры карау, шугалакка барып кайту гади балалар өчен әллә ни маҗара булмаса да, көннәрен күп очракта өйләрендә уздырган авыру балалар өчен мондый тамашалар көтеп алынган чын могҗизага әверелә. Әлмәттә музыка көллияте коллективы да, студентлар да моны бик яхшы аңлый. Ел да алар тырышлыгы белән хәйрия чаралары уза. Быелгысына да 25 баланы Яңа ел әкияте карарга чакырган булганнар, дип яза “Әлмәт таңнарны” газетасы. Мондый очрашулар бездә беренче тапкыр гына узмый, бирегә балаларны чакырып аларга бәйрәм оештыру матур бер традициягә әверелде инде, ди музыка көллияте директорының тәрбия эшләре буенча урынбасары Марина Галкина. “Быел гына да шушы әкият белән балалар йортында, Рус Акташындагы интернат-мәктәптә, балалар сырхауханәләрендә булдык. Физик мөмкинлекләре чикле, авыру балаларга андый тамашалар тансык”, - дип сөйли ул. Яңа ел бәйрәмнәренең һәммәсе дә Кыш бабай белән Кар кызы күчтәнәчләрен өләшеп тәмамлана. Бу юлысы да баллы күчтәнәчләрне физик мөмкинлекләре чикле нарасыйларга алар таратты. Хатын-кызлар советы әзерләгән бүләкләр һәм бәйрәм мизгелләре назга һәм гап-гади җәмәгать игътибарына сусаган сабыйлар күңелендә әле озакка сакланыр, диелә Әлмәт газетасында.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев