Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә КВН фестивале узган

Әлмәттә медсанчать хезмәткәрләре арасында КВН фестивале узган. Анда өч команда көч сынашты: поликлиникадан «БЭМС», стационардан «Шикэрные люди» һәм кабул итү бүлеге, реанимация һәм оперблоктан «Неадекватные люди», дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Конкурсантлар уенына жюри бәя бирде. Аның составында ЭВН буенча баш табиб урынбасары Л.К. Ризатдинов, оештыру-методик эш буенча баш табиб урынбасары С.А. Мурзина, техника буенча баш табиб урынбасары Р.А. Гыймадиев, икътисад буенча баш табиб урынбасары Е.Н. Әкрамов, шулай ук фестивальнең кунагы, Әлмәт КВН клубы директоры И.А. Антоновалар бар иде. Командалар бөтен этапларда да сынатмадылар. Өч бәйге йомгаклары буенча беренче урын «Неадекватные люди» командасына бирелде. Икенче урында - «БЭМС», өченчедә - «Шикаэрные люди». Катнашучылар артистлык ягыннан да, шаярта белү ягыннан да зур осталыкларын күрсәттеләр. Җанатарлар исә хезмәттәшләренә көч-дәрт биреп тордылар.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев