Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә гаиләләр фестивале узды

Әлмәтнең Риза Фәхретдин исемендәге татар гимназиясендә Әтиләр советы катнашында гаиләләр фестивале булды. Беренче тапкыр гаиләләрнең кул эшләнмәләре, осталыклары, шөгыльләре буенча “тере” күргәзмә эшләде. Аннан соң чара актлар залында дәвам итте. Әтиләр советы җитәкчесе Фәһим хәзрәт Әхмәтҗанов тамашачыларга гаилә кыйммәтләре хакында үзенчәлекле вәгазь сөйләде. Чарага шулай ук Риза Фәхретдин мемориаль музее мөдире Диләрә Гыймранова да килгән иде, диелә “Әлмәт таңнары” газетасы хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев