Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәттә "Агачны бергәләп коткарыйк!" дигән акция узган

Әлмәтнең табигать сакчылары чираттагы файдалы акция оештырдылар. «Агачны бергәләп коткарыйк!» дигән әлеге чара икенче тапкыр оештырылды. Аның максаты – әлмәтлеләрдән макулатура кабул итеп, аны үсентегә алыштыру, шул рәвешле, тирәлегебезне чистарту һәм яшелләндерү, кулланышта булган кәгазьне тапшырган акчаларны ятимнәргә җибәрү, кыскасы, изгелек кылу.

Шулай итеп, 3 кг макулатура өчен 1 үсенте бәрабәреннән экология һәм табигатьтән файдалану департаменты «Экосервис» ААҖ белән берлектә оештырган чара барышында карагач, ак чыршы, эрбет, имән, өрәңге, груша үсентеләрен бик күпләп алучылар да булды. Кайберләре беренче акциядә катнашып, эшнең отышлы икәнен чамалап алган һәм ярты ел дәвамында махсус әзерләнгән булып чыкты. Шул ук вакытта мәктәп һәм балалар бакчаларыннан күмәк көч белән макулатура тапшырып, үсентеләрне белем һәм тәрбия йортларын яшелләндерүгә тотучылар да бар иде.

Нәтиҗәдә, экологик акциядә 736 кеше катнашкан булып чыкты. Чара барышында 4200 кг макулатура җыелган, 3000 үсенте таратылган.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев