Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәтнең мәшгульлек үзәге белгечләре "Алтын ачкыч" 7 нче номерлы балалар бакчасында гадәти булмаган ачык дәрес бирде

 Аны балалар өчен үз кешесенә әверелгән тәрбиячеләре түгел, ә шәһәрнең мәшгульлек үзәгендә эшләүче апалары уздырды. Башта балалар бергәләп һөнәр ияләре турында мультфильм карадылар, аннары бергәләп пазл җыйдылар, шуннан соң әкият китабына да чират җитте, дип яза “Әлмәт таңнары” газетасы.

“Безнең бу очрашу очраклы түгел. Әлмәт мәшгульлек үзәге агымдагы елда министрлык тарафыннан оештырылган һөнәри юнәлешле проектлар бәйгесендә җиңү яулады. Без анда кече яшьтәге мәктәпкәчә балалар белән эшләргә мөмкинлек бирә торган күчмә анти-кафе булдыруны яклап чыккан идек. Җиңүебезгә була кирәкле материалларны туплый алдык һәм хәзер әлеге бакча белән килешү нигезендә шундый эш алып барабыз”, – ди үзәкнең һөнәри белем бирү бүлеге башлыгы Лариса Журавлева.

Әлмәтнең “Знамя труда” газетасы исә шушы чара турында, “А”дан “Я”га кадәрге һөнәри ориентация” дигән һөнәри ориентлашкан күчмә анти-кафе – Татарстан Хезмәт, мәшгульлек һәм социаль яклау министрлыгы уздырган икенче конкурста җиңгән проект ул, дип ачыклык кертә. Әлмәт мәшгульлек үзәгенең әлеге проекты уен формасында кече яшьтән үк төрле һөнәрләр белән таныштырып, үскәч аларны ни көткәне турында мәгълүматлаштыруны максат итә. Лариса Журавлева сүзләренчә, “Навигатум: һөнәрләр дөньясында” уен мохитенә мәктәпкәчә һәм башлангыч мәктәп яшендәге балалар өчен “Взросляндия иле” сериясеннән һөнәри әкиятләр (профисказки) китабы (беренчесе “Бабахин һәм аның дуслары маҗаралары” дип атала), “Авыл хуҗалыгы” рәсемле карточкалар тупламасы керә. “Без “Алтын ачкыч” балалар бакчасы белән килешү төзедек, аның нигезендә әледән-әле шундый дәресләр уздырачакбыз, кызыксынсалар, башка бакчалар белән эшләргә дә алынырга торабыз, мөрәҗәгать итсеннәр генә”, - ди мәшгульлек үзәге вәкиле. Аерым алганда, бу юлы балаларны “Ботка кайдан алына” әкияте буенча авыл хуҗалыгындагы һөнәрләр белән таныштырганнар.

“Әлмәт таңнары”на әлеге бакча мөдире Марина Ерофеева: “Нинди һөнәрләрне беләсез, дигән сорауга нәниләр еш кына җавап бирә алмый аптырап калалар. Кайберләре хәтта үз әти-әниләренең дә кем булып эшләгәнен әйтә алмый, ә бакчада исә алар тәрбияче, пешекче кебек берничә һөнәр белән генә әйбәтләп таныша, - ди. - Шуңа да без аларның күзаллауларын киңәйтеп, нинди һөнәр ияләре барлыгы турында мәгълүмат бирергә булдык. Моның киләчәккә һөнәр сайлаганда ярдәме тими калмастыр дибез”. Шуңа күрә мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе һөнәри көллият, КИТТУ-КАИ, мәшгульлек үзәге белән килешү төзергә булган. Шул арада бакча балалары уку йортларында да, кайбет якын-тирәдә урнашкан оешма-предприятиеләрдә эскурсияләрдә булырга өлгергән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев