Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

"Әлмәтнефть" идарәсенең яшьләр комитеты активы нарасыйларны сөендергән

«Рухият» рухи яңарыш фонды инициативасы белән республиканың балалар коррекция учреждениеләре өчен «Китап бүләк итү көннәре» акциясе башланып киткән иде. «Әлмәтнефть» идарәсенең яшьләр комитеты активы аның кысаларында Әлмәттәге 33 нче «Незабудка» балалар бакчасының коррекция төркемендә тәрбияләнүчеләргә күңелле бәйрәм оештырды, дип хәбәр итә “Әлмәт таңнары” газетасы.

Чараның кульминацион ноктасы, мөгаен, күзләре начар күргән булган балалар өчен тактиль китаплардан торган 2 җыелма тапшыру булгандыр. «Кечкенә сукыр балалар өчен иллюстрацияле китаплар» хәйрия фондының әлеге махсус басмалары күрү буенча проблемалары булган балаларны укытуда һәм тәрбияләүдә алыштыргысыз ярдәмче булачак. Күләмле һәм хәрәкәтчел конструкцияләр, рәсемнең рельефлы контурлары, тактиль эшләнмәләр куелу, тавыш җайланмалары булу – болар барысы балаларны куандырып кына калмыйча, укыту һәм күз күремен җайга салу процессын мавыктыргыч, шул ук вакытта танып-белү дәрәҗәсен киңәйтә торган уенга әйләндереп, аларга китапны тоемлауны да җиңеләйтәчәк.

«Әлмәтнефть» идарәсенең яшьләр комитеты активы бәйрәм ахырында барлык балаларга татлы бүләкләр һәм «Татнефть» символикасы белән истәлекле флагчыклар таратты. Чара сабыйларга чиксез шатлык-куаныч бүләк итте. Бу көн аларның хәтерләрендә озак сакланыр, ә нефтьчеләрнең гаҗәеп яхшы бүләге аларга укуда зур ярдәмче булыр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев