Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәтлеләр "Татарстан Республикасының туристик сувениры" дигән бәйгегә кушылды

Бәйге җиде номинация буенча үтә: «Этнографик сувенир», «Гастрономик сувенир (эчемлекләр)», «Гастрономик сувенир (ризык)», «Шәһәр һәм туристик маршрут сувениры», «Музей сувениры», «Сувенир-уенчык», «Төргәкләү продукциясе».

Әлмәтлеләр «Гастрономик сувенир (ризык)» номинациясенә «Нефтяная качалка» имбирьле печеньесын, «Любимый инвестор» чәк-чәген тәкъдим итте. «Алсу» оек-оекбаш фабрикасы бәйгедә «Носкофф» бренды продукциясе белән катнаша. Шулай ук төрле номинацияләрдә Мария Сенина, Мария Шәфыйкова, Людмила Гайнанова, Гөлназ Гришина, Олеся Дербенскова һәм башкаларның эшләре тәкъдим ителгән. Конкурсантлар өчен www.tursuvenir16.ru сайтында ачык тавыш бирү этабы 3 ноябрьгә кадәр гамәлдә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев