Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәткә Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы вәкилләре килде

Алар район яшьләре белән очрашты, киләчәккә планнар корды, диелә район хәбәрендә. Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы 2013 елда оеша. Аның республика буенча өч шәһәрдә филиаллары да бар. Шуның берсе безнең Әлмәттә. Төбәгебез күпмилләтлеләрдән санала. Районда 60 тан артык милләт гомер кичерә. Яшьләр дә күп. Калабызда әле узган ел гына эшли башлаган Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы филиалы төрле милләттән булганнарны берләштерде. Сафлар көннән-көн арта бара. Үз халкының гына түгел, башка милләтләрнең дә мәдәниятен, гореф-гадәтләрен хөрмәт иткән яшьләрне берләштергән ассамблея филиалы яшьләре хисабында, оештырылуга аз вакыт үтүгә дә карамастан, байтак кына күркәм эшләр теркәлгән инде. Әлеге берләшмә лидеры Давид Степанян алар хакында сөйләде. Татарстан халыклары яшьләр ассамблеясы рәисе урынбасары Амриддин Камолов әлмәтлеләрнең эшчәнлегенә югары бәя бирде. Казан кунагы үз чиратында төп берләшмә эшчәнлеге белән дә таныштырды, филиалларны тагын да арттырырга уйлауларын җиткерде, киләчәккә планнар, проектлар, алда торган бурычларны бәян итте. Яшьләр үзәге фойесында «Күпйөзле Татарстан» дип исемләнгән фотопроект та куелган иде. Проектның максаты төрле милләтнең йөз чалымнары матурлыгын күрсәтүдән гыйбарәт. «Муви» форум-театры катнаш никах темасына күренеш тәкъдим итте, диелә район хәбәрендә.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев