Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт театры Казан гастрольләрен Нәкый Исәнбәтнең "Һиҗрәт" пьесасы һәм Илгиз Зәйниевнең "Качаклар"ы белән ача

Драматург һәм режиссер Илгиз Зәйниев Нәкый Исәнбәтнең “Һиҗрәт” пьесасын өч ел дәвамында театрлар буйлап күтәреп йөргәч, ниһаять, Әлмәт театры икеләнеп кенә булса да сәхнәләштерергә алынган. Хәзер сәхнәдә уңыш белән барган “Качаклар” спектакле турында театрның Казан гастрольләре алдыннан оештырылган матбугат конференциясендә Илгиз Зәйниев шулай диде. Казан гастрольләре афишасындагы сигез спектакльнең икесен Илгиз Зәйниев куйган. 19 февральдә театр үзенең Казан гастрольләрен “Качаклар” белән ачып җибәрә. Илгиз Зәйниев Нәкый Исәнбәтне “Татарның Шекспиры” дип атады. Әсәрнең зурлыгына һәм сюжет линияләре күплегенә игътибарны юнәлтте: “Аның бер линиясе буенча гына барсаң да, тулы спектакль чыгарырга мөмкин, – диде ул. – Андагы темалар кайсы да булса заманда актуальләшеп китә ала”. Спектакль тугызар сәгатьлек 40 репетиция көнендә әзерләнгән.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев