Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт татар дәүләт театры Фәтхи Бурнашның "Яшь йөрәкләр" спектаклен куя

Бу хакта “Татар-информ” хәбәрчесенә театр директоры Фәридә Исмәгыйлева әйтте. “Театр классикасыз тора алмый. “Яшь йөрәкләр” татар театрының 110 еллыгы, Фәтхи Бурнашның киләсе елга 120 еллыгы уңаеннан әзерләнә. Спектакльдә 32 артист катнаша”, - диде ул. Спектакльне чакырылган режиссер Зиннур Сөләйманов куя. Башкорт режиссеры татар тамашачысына «Нур» Уфа татар дәүләт театрында куйган «Авыл эте Акбай» (Туфан Миңнуллин), «Һинд кызы» (Гафур Каюмов) спектакльләре, яңа гына Минзәлә татар дәүләт театрында чыгарган “Түтиләр” сатирик комедиясе аша таныш. “Яшь йөрәкләр” Фәрит Бикчәнтәев куелышында Камал театрында да бара. Әлмәт театры бу сезонда биш премьера чыгарды инде. “Яшь йөрәкләр” – театрның алтынчы премьерасы булачак.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев