Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт татар дәүләт драма театры Будапештта чыгыш ясарга әзерләнә

Әлмәт татар дәүләт драма театры апрель аенда Будапештка MITEM халыкара фестиваленә җыена. Бу хакта “Татар-информ” мәгълүмат агентлыгына театр директоры Фәридә Исмәгыйлева хәбәр итте. “Без – фестивальщиклар бит. Европага бару хыял иде. Менә, тормышка ашарга тора, - дип сөенече белән уртаклашты ул. Узган ел “Нәүрүз” төрки халыклары театр фестивалендә Венгриянең Милли театры “Ходай җәзасы” (“Бич божий”) спектаклен күрсәткән иде. Режиссеры – Аттила Виднянский. “Без фестиваль өчен режиссерга ике спектаклебезне тәкъдим иткән идек. Ул Искәндәр Сакаев куйган “Гашыйк Кәриб” спектаклен үзе сайлап алган. 25 апрельдә без инде фестивальафишасына кертелгән. Дулкынланып көтәбез”, - дип сөйләде Фәридә Исмәгыйлева. Мәгълүмат өчен. MITEM – Европадагы иң зур театр фестивальләренең берсе. Ул Венгриянең Мәдәният министрлыгы ярдәме белән уздырыла. 2016 елда бу фестивальдә Россиянең МХАТ (Мәскәү) һәм Александринский (Санкт-Петербург) театрлары белән бергә П.А.Ойунский исемендәге Саха академия театры да катнашкан иде (Якутия). Якутия театры Венгрия фестиваленә 2015 елда Казанда узган “Нәүрүз” төрки халыклары театр фестивалендә күреп чакырылган. Алар Казанга Шекспирның “Тиит”ын алып килгән иделәр.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев