Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт шәһәрендә "Яшел фитнес" проектының ачылу тантанасы узачак

Татарстанның Әлмәт шәһәрендә спорт белән шөгыльләнү һәм сәламәт яшәү рәвеше алып баруга җәлеп итүче, мөмкинлекләр тудыручы иң масштаблы проект яңа форматка күчә – "Яшел фитнес" ел әйләнәсендә уздырыла башлаячак, дип хәбәр итә "Әлмәт таңнары" газетасы.
6 ноябрьдә 10.30 сәгатьтә шәһәрнең Нефтьчеләр мәйданында проектны тантаналы ачу чарасы көтелә. Хәзер "Яшел фитнес" һәр сезон саен яңартылып, һәр якшәмбе әлмәтлеләрне төрле фитнес-юнәлешләр белән сөендерәчәк. Шулай ук командалар өчен күнекмәләр, күңелле бәйге-ярышлар, бүләкләр уйнату да планлаштырыла.

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев