Логотип Казан Утлары
Татар матбугаты

Әлмәт шәһәрендә "Владимир Спиваков фонды академиясе" мастер-класслар уздырачак

"Владимир Спиваков фонды академиясе. Балалар – балаларга. Татарстан" мәдәни-белем бирү проекты кысаларында Әлмәттә 18 ноябрьдә фортепиано, скрипка, саксофон, аккордеон, вокал, сынлы сәнгать, хореография белгечлекләре буенча мастер-класслар узачак, дип хәбәр итә районның "Знамя труда" газетасы сайты.

Бу дәресләрне Әлмәтнең Ф.Яруллин исемендәге музыка көллиятендә, 1нче Балалар музыка мәктәбендә, Картина галереясендә һәм Балалар-яшүсмерләр иҗаты үзәгендә күренекле музыкант, дирижер Владимир Спиваков исемен йөрткән фондның мөгаллимнәре, танылган мәдәният һәм сәнгать әһелләре үткәрәчәк. Шул ук көнне "Нефтьче" Мәдәният сараенда Владимир Спиваков фонды стипендиатлары, Әлмәт, Зәй, Сарман районнары иҗат коллективлары катнашында концерт узачак.

Шундый ук чаралар 19, 20, 21 ноябрь көннәрендә күрше Азнакай, Нурлат һәм Лениногорск районнарында да үтәчәк.

Чыганак: http://tatar-inform.tatar

Иң мөһим һәм кызыклы язмаларны Татмедиа Telegram-каналындаукыгыз

Нет комментариев